Hisamov-80

28.03.2017 24 мартта галимнәр, профессорлар, филология фәннәре докторлары, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклеләре, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзалары Нурмөхәммәт һәм Фәһимә Хисамовларның 80 яшьлеге уңаеннан кичә уздырылды.  
Әлеге чарада юбилярларны Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина котлады һәм ТФА Президентының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләген тапшырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Фәһимә Миргали кызын Татарстан Республикасы Дәүләт Сәветы Рәисенең Рәхмәт хаты белән тәбрикләде. Мөхтәрәм галимнәребезне шулай ук ТФА Президенты киңәшчесе, академик Әхмәт Мазһаров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Казан университетының Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Татарстан китап нәшриятының әдәбият бүлеге мөдире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, “Мәдәни Җомга” газетасының баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, якташлары – Чүпрәле һәм Ютазы муниципаль районы вәкилләре котлады. 
Юбилей уңаеннан, Институт тарафыннан “Фәнгә багышланган гомер” дип аталган китап әзерләнде. Институт директоры Ким Миңнуллин шушы көннәрдә дөнья күргән китапны Нурмөхәммәт һәм Фәһимә Хисамовларга бүләк итте.

Возврат к списку