Muslim_anonce
24.05.2017
“2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы Дәүләт программасы кысаларында, Институт 2017 елга Мөслим белән Минзәлә районнарына комплекслы экспедиция оештыруны максат итеп куйды. Әлеге экспедиция 12–25 июньдә оештырылачак.
Шул максаттан, 15 майда Институтның гыйльми сәркатибе Р.Г. Галиуллин, язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе И.Г. Гомәров, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Р.Р. Солтанова Мөслим районында экспедицияне нәтиҗәле оештыруга багышланган фәнни семинар уздырды. Әлеге семинарда Мөслим муниципаль районының Совет аппараты җитәкчесе А.М. Әхмәтҗанов, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Җ. Солтанов, мәдәният, мәгариф тармагы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, музей, китапханә, матбугат вәкилләре, районның күренекле язучылары – Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриев, күренекле шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов һ.б. катнашты. Киңәшмәдә июнь аенда Мөслим районында узачак комплекслы экспедициянең максатлары тәгаенләнде, эш графигы кабул ителде.