Siberia_2017

Siberia_2017 06.07.2017 Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең чираттагы комплекслы экспедициясе 2017 елның 19–29 июнь көннәрендә Новосибирск өлкәсенең Колыван һәм Каргат районнарында эшләде. Экспедициянең максаты – әлеге региондагы татар авылларын барлау, халыкның рухи һәм матди культурасын өйрәнү, тел үзенчәлекләренә һәм фольклорына кагылышлы материал туплау иде. Экспедиция Колыван районының Умар (Юрт-Ора), Акбалык (Юрт- Акбалык), Казанка һәм Каргат районының Муса (Мусы), Җәйләү (Теренино), Кышлау (Шибаки), Форпост-Каргат авылларында материал туплады. Колыван районының Умар авылында чат татарлары, Акбалык һәм Казанка авылларында Идел буеннан күчкән Казан татарлары яши. Каргат районының борынгы төп халкы – бараба татарлары. Алар да төрле чорларда бирегә күчеп килгән Казан татарлары белән кушылган. 
Экспедициянең җитәкчесе Олег Хисамов һәм аспирант Алсу Бәдретдинова Новосибирск өлкәсендә яшәүче татар халкының тел үзенчәлекләрен өйрәнделәр, биредәге авылларның микротопонимиясенә караган материал тупладылар. Фольклорчы Илсөяр Закирова халык иҗатының төрле жанрларына караган материал язып алды. Археограф Илһам Гомәров кулъязма һәм гарәп графикасында чыккан китапларны барлады. Найлә Нургаянова халыкның музыкаль мирасын өйрәнеп, биредә башкарыла торган җырларны, мөнәҗәтләрне, бәетләрне, уен фольклорын язып алды. Аспирант Роза Фаткуллина халыкның матди мәдәниятенә караган материал туплады.
 Институт галимнәре Новосибирск галимнәре белән аралашты, Колыван районы җитәкчесе Виктор Аверин, Каргат шәһәре мэры Олег Орел белән очрашты, аларга соңгы елларда институтта чыккан китапларны бүләк иттеләр. Олег Хисамов Каргат шәһәре телевидениесенә интервью бирде.  
Экспедиция нәтиҗәле эшләде, Новосибирск өлкәсендә яшәүче татар халкының мәдәни мирасын яктырткан бай материал туплады.

Возврат к списку