Auezov_tat

06.10.2017 2017 елның 28 сентябрендә Алматы шәһәрендә казакларның күренекле язучысы М.О. Ауэзовның тууына 120 ел тулу уңае белән “М.О. Ауэзов һәм милләтнең рухи яңарышы (“М.О. Ауэзов и духовное возрождение нации”) дигән Халыкара фәнни сипозиум уздырылды. 
Симпозиумны М. Ауэзов исем. Әдәбият һәм сәнгать институты, Алматы хакимияте, Казакстан Республикасы Милли фәннәр академиясе, Абай дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы “Жидебай-Бөрiлi” оештырды. 
Симпозиум эшендә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, фәнни һәм мәдәни интеллигенция вәкилләре катнашты. Анда Кыргызстан Республикасыннан Милли фәннәр академиясе вице-президенты Абдылдажан Акматалиев, Халыкара “Туран” академиясеннән академик Кылдыбәк Сейданов, Л. Гумилев исем. Евразия милли университетыннан профессор Турсун Журтбай, Төркиянең Мимар Синан исем. сәнгать университетыннан профессор Абдулуахан Кара килгән иде. Ауэзовның Британия китапханәсендәге хезмәтләре турында Айтматов Академиясе президенты Рәхимә Абдувәлиева (Лондон), Беларусьта Ауэзовны укуларны хакында “Неман” журналы баш редакторы Алексей Черота, Ауэзов әсәрләренең инглизчәгә яңа тәрҗемәләре һәм аларны фәнни өйрәнү буенча Колумбия университеты профессоры Рафис Абазов чыгышлары булды. М. Ауэзовның оныгы – филология фәннәре кандидаты Зифа-Алуа Ауэзова (Нидерландия) Ауэзов әсәрләренең актуальлегенә һәм аларның тарихи-мәдәни үзенчәлекләренә тукталды. 
Россия фәнни җәмәгатьчелеге исеменнән симпозиумда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин (Казан) катнашты һәм “Милли традицияләр сагында төрки телле совет язучылары: Мөхтәр Ауэзов” (“Тюркоязычные советские писатели на страже национальных традиций: Мухтар Ауэзов”) дигән доклад белән чыгыш ясады. Язучының Музей-йортына Казан бүләк итеп “Г.Тукай: энциклопедия” (анда казак язучылары һәм шагыйрь Абай, М. Ауэзов турында да мәкаләләр урнаштырылган), М. Ауэзовның “Абай” романының татар телендә (күренекле язучы Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемәсе) 1960 елда дөнья күргән басмасы тапшырылды.

Возврат к списку