School_2017

27.10.2017 ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 2017 елның 18-20 октябрендә “XXI гасырда филология һәм сәнгать белеме” дигән I Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе узды. Әлеге чара фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен үстерү, талантлы яшьләрдә фундаменталь фәнни тикшеренүләргә кызыксыну уяту максатларын күз уңында тотып оештырылды. 
Мәктәп эшчәнлегендә ТР Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-белем бирү оешмалары галимнәре, массачыл-мәгълүмати чаралар, шулай ук Алматы (Казакъстан Республикасы), Новосибирск, Санкт-Петербург, Махачкала шәһәрләренең фәнни-тикшеренү үзәкләреннән белгечләр катнашты. 
2017 елның 18 октябрендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының киңәшмәләр залында лекцияләр һәм семинарлар белән филология фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлеге филология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Уртегешев Николай Сергеевич, Казакъстан Республикасы Коркыт Ата исемендәге Кызылорда дәүләт университетының һөнәри белем һәм сынлы сәнгать кафедрасының өлкән укытучысы Касенова Кыздаркуль Бахрадиновна катнашты. Н.С.Уртегешев “Себер халыклары телләренең фонетикасы”, “Тикшерүнең заманча эксперименталь-фонетик методлары: МРТ, ларингоскопия, ультратавыш”, К.Б.Касенова “Казах келәм сугу һөнәрчелеген формалаштыруга һәм үстерүгә төркителле халыкларның тәэсире” дигән темаларга лекцияләр укыдылар.
19 октябрьдә Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында күренекле татари галиме, тарихчы, археолог Сәет Вахидинең (1887-1938) тууына 130 ел тулуга багышланган “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада татар археографиясе, эпиграфикасы, кодикология, чыганакчылык белеме һ.б. фәнни юнәлешләргә караган актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Конференция Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды (РФФИ) ярдәме белән оештырылды. 
Конференциядә катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча докладлар укыдылар: 
1. «Көнчыгыш» hәм татар археографиясе. Беренче татар археографы Сәет Вахиди. 
2.Археография hәм чыганакчылык белеме: язма мирас белән эшләү методларында традицияләр hэм инновацияләр. 
3. Методология hәм чыганакчылык. Хәзерге чыганакчылык белемендә цифрлы методлар. 
4. Мөселман эпиграфикасында татар тарихи-мәдәни мирасы. 
5. Шәҗәрә: тарихы һәм өйрәнү перспективалары һ.б. 
Конференциядә Татарстан галимнәре һәм язучылары белән берлектә, Санкт-Петербургтагы Европа университетыннан тарих фәннәре буенча PhD, Россиядә ислам халыклары тарихы буенча ТАИФ профессоры Бустанов Әлфрид Кашаф улы, Россия Фәннәр академиясе Дагстан фәнни үзәге Тарих, археология һәм этнография институтының археография һәм чыганакчылык фәнни төркеме җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Шихалиев Шамил Шихали улы, Казакъстан Республикасы Р.Сөләйманов исем. Көнчыгышны өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Дюсенов Багдат Данияр улы һ.б. катнашты. 
Конференция кысаларында Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә С.Вахидинең тормыш һәм хезмәт юлын яктырткан күргәзмә эшләде. “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” сериясенең дүртенче китабы – С.Вахиди эшчәнлегенә мөнәсәбәтле архив документларын туплаган җыентык нәшер ителде. 
20 октябрьдә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында “Эпитафик ядкәрләрне өйрәнүнең актуль һәм перспектив мәсьәләләре” темасына түгәрәк өстәл уздырылды. Түгәрәк өстәлдә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Мөхәммәтшин Җәмил Габдрахман улы, тарих фәннәре кандидаты Шихалиев Шамил Шихали улы чыгышлары тыңланды, кабер ташъязуларын өйрәнүдә заманча технологияләр куллану турында фикер алышынды. Чара Болгар музей-тыюлыгында үткәрелгән экскурсия белән тәмамланды.

Возврат к списку