Theatre_2017

27.10.2017 2017 елның 25 октябрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге «Театр тәнкыйтенең һәм театр белеменең көнүзәк мәсьәләләре» дигән тема буенча түгәрәк өстәл артында фикер алышу уздырды. Бу чара күренекле театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Дания Әхәт кызы Гыймранова истәлегенә багышланган иде. Д. Гыймранова Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИның театр һәм музыка бүлегенә гомеренең 45 елын багышлаган шәхес. 
Түгәрәк өстәлне оештыручы һәм аның модераторы Институтның театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова. Түгәрәк өстәл сөйләшүенә куелган тема буенча фикер алышуда катнаштылар: Казан дәүләт культура институтының театр факультеты деканы, фәлсәфә фәннәре докторы Р.Р. Таҗетдинова; театр белгече, театр тәнкыйтьчесе, Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИның театр һәм музыка бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Габәши; КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты М.М. Хөбетдинова; Әлмәт дәүләт драма театры директоры Ф.Б. Исмәгыйлева; ТР театр эшлеклеләренең иҗади бүлеге баш белгече, Казан театр көллияте педагогы А.И. Хәйбуллина; Г. Камал исем. Татар дәүләт академия театры артистлары Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, Наилә Гәрәева; Г. Камал исем. Татар дәүләт академия театры музее мөдире Л.Г. Шакирҗанова; К. Тинчурин исем. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Әнәс Галиуллин; драматург Юныс Сафиуллин; ТӘһСИның әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов; ТӘһСИның тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Р.Р. Солтанова.  
Түгәрәк өстәл артында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: 
– театр белеме үсеше перспективалары; 
– Россиядә театр тәнкыйтенең заманча үсеш юнәлешләре; – бүгенге театрга тәнкыйть кирәкме? 
– хәзерге заман җәмгыятендә театрның роле; 
– заман театры өчен милли традицияләр мөһимме? 
– бүгенге заман татар драматургиясе проблемалары; 
– тамашачыга йогынты ясауның яңа формалары. 
Сүз дә юк, сәнгатьнең үзенчәлекле төре буларак, театр җәмгыятькә масштаблы йогынты ясау сәләтенә ия, ә театр тәнкыйте – театр белән тамашачы арасында үзара багланышларны көйләү алымы. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә бүгенге заманда аның үсешенә комачаулаучы кайбер проблемалар да чагылыш тапты.

Возврат к списку