Томск_2017_тат

21.11.2017 2017 елның 16 ноябрендә Томск шәһәренең “Татар мәдәни үзәге”ндә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән “Милли-мәдәни мирасыбыз: Томск татарлары” җыентыгын презентацияләү чарасы булды. Томск татарларына әлеге хезмәтне Институтның фән эшләре буенча директор урынбасары Олег Хисамов һәм Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәрев тәкъдим иттеләр. 
Әлеге җыентык Томск өлкәсендә гомер кичерүче милләттәшләребезнең милли-мәдәни мирасын барлау, анализлау һәм аны тулы итеп чагылдыру, ягъни, киләсе буыннарга мирас итеп калдыру максатыннан чыгып эшләнде. Җыентык Томск өлкәсенең Әүштә, Абытай, Кызылкаш (Тахтамыш), Умавыл, Казан авыл, Калтай авылларында һәм Томск шәһәрендә берәмтекләп җыелган тел, сәнгать һәм фольклор материалларының тупланмасын тәшкил итә. Китапның төп өлешен галимнәребезнең 2015 елда оештырылган экспедиция вакытында туплаган материалларны анализлап язган мәкаләләре алып тора. Шул ук вакытта, укучылар игътибарына элеккеге елларда тупланган халык авыз иҗаты үрнәкләре дә тәкъдим ителә.  
Җыентык экспедиция җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамовның Томск өлкәсе татарларының тарихына һәм топонимиясенә күзәтү ясаган мәкаләсе белән башланып китә. Мәкалә экспедиция вакытында халыктан җыелган материалларны һәм Томск шәһәренең төрле архивларында саклана торган мәгълүматларны анализлап язылган. Җирле тарихчы В.Г. Волков мәкаләсендә төркиләрнең XVII–XVIII гасырларда Том буйларына килеп урнашулары археология, антропология һәм генетика мәгълүматларына нигезләнеп аңлатыла. Филология фәннәре докторлары Дария Рамазанова, Флера Баязитованың мәкаләләре җирле халыкның тел үзенчәлекләрен күзәтүгә багышланган. Д. Рамазанова себер татарларының том диалектын җентекләп анализласа, Ф. Баязитова том сөйләшен этнолингвистик аспектта, халык традицияләренә нигезләнеп тикшерә. Миңнира Булатованың җирле сөйләш үзенчәлекләрен яктыртуга багышланган мәкаләсендә исә авыллар тарихы, гореф-гадәт, йолаларга караган этнолингвистик материалларны һәм кызыклы, үзенчәлекле лексик берәмлекләрне табарга мөмкин.  
Филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова мәкаләсендә җирле халыкның мифологик ышанулары, гореф-гадәтләре буенча мәгълүматлар бирелә, фольклор үрнәкләре китерелә. Мәкаләдә Томск татарларының халык иҗатына анализ ясала, аларның барлык регионнарда яшәгән татарлар өчен уртак үзенчәлекләргә ия булуы күрсәтелә. Гүзәлия Хаҗиева-Демирбаш мәкаләсендә Себер татарларының исем кушу традицияләре, том татарларының кеше исемнәре XVIII гасыр башыннан алып җентекләп анализлана. «Халык моңнары» коллективының йөзек кашы, шигырьләр иҗат итү, милли киемнәр тегү, калфаклар чигү белән дә шөгыльләнүче милли җанлы Шәрфүк Әгъләмова һәм аннан язып алынган җырлар турында Гөлнара Яхшисарова мәкаләсендә яктыртыла. 
Сәнгать белгече Алсу Борһанова Томск өлкәсе татарларына хас кәсепләр, һөнәр төрләрен һәм аларның бүгенге көндәге торышын, алтын куллы осталарның иҗат үрнәкләрен фоторәсемнәр белән тулыландырган язма тәкъдим итә. Томск өлкәсе мәдәни мирасына элеккеге елларда да игътибар аз булмаган. 1993 елда халык иҗаты бүлегенең фәнни хезмәткәрләре Ким Миңнуллин белән Салават Мөхәммәтнуров туплап кайткан материалның бер өлеше «Ерак еллар кайтавазы» бүлегендә тәкъдим ителә. 
Хезмәтне тәкъдим итү кичәсенә өлкәнең халык депутатлары советы әгъзалары, җирле тарихчылар, җирле хакимият вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм әлбәттә инде, Томск өлкәсе татарлары бик күпләп килгән иде. Томск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Томск шәһәрендәге иҗтимагый оешмасы рәисе Морат Варис улы Хөснетдиновка, Томск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге директоры Шамил Камил улы Халитовка чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Возврат к списку