KC_2017_tat

23.11.2017 2017 елның 22 ноябрендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге һәм ТР Язучылар берлеге әдәби тәнкыйть секциясенең берләштерелгән утырышы булды. Әлеге чарада язучы, әдәбиятчы Гали Рәхимнең (1892–1943) тууына 125 ел, әдәбият галиме, профессор Галимҗан Нигъмәтинең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Татар әдәбият белеменең хәзерге торышы һәм актуаль проблемалары” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. 
Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: Г. Нигъмәти, Г. Рәхим эшчәнлеге һәм хәзерге татар әдәбият фәне; әдәбият фәненең теоретик проблемалары: иҗат методы; әдәби юнәлешләр һәм агымнар; чагыштырма әдәбият белеме, терминнар һ.б.; әдәбият тарихы һәм хәзерге әдәби барыш; әдәби әсәрне шәрехләү мәсьәләләре; хәзерге әдәби барышта тәнкыйтьнең урыны; әдәби журналларда тәнкыйть һ.б. 
Әлеге чарада ТР Язучылар берлеге рәисе Д.Ф. Салихов, КФУ галимнәре Ф.Г. Галимуллин, Т.Н. Галиуллин, В.Р. Әминева, Җ. Сафиуллин, институтның бүлек мөдирләре Ф.З. Яхин, Ә.М. Закирҗанов, фән кандидатлары Р.Ф. Харрасова, Г.А. Хөснетдинова, Р.Ф. Рахмани һ.б. чыгыш ясады. 
Фикер алышуда хәзерге татар әдәбият белеменең торышы, аерым алганда татар әдәбиятын өйрәнү, хәзерге әдәби тәнкыйтькә куелган таләпләр, аны җанландыру, шулай ук әдәбият теориясенең актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары буенча җитди тәкъдимнәр ясалды. Очрашуда катнашучылар хәзерге татар әдәбияты һәм аны өйрәнү буенча Түгәрәк өстәл рәвешендәге фикер алышуларны даими үткәрү турында килештеләр.

Возврат к списку