Ibragimov_nasledie_tat

19.12.2017 14 декабрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия белән берлектә, Галимҗан Ибраһимовның 130 еллык юбилей елына нәтиҗә ясау максатыннан, “Татарстанның яңа тарихында Галимҗан Ибраһимов мирасы” дип аталган түгәрәк өстәл уздырды. Мәгълүм булганча, әдип юбилеена бәйле чаралар март аенда аның исемен йөрткән мәктәптә ачылып киткән булса, апрель аенда Институт “Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Г.Ибраһимов мирасы” дип аталган халыкара конференция оештырды, шулай ук июнь аенда Институт галимнәре катнашында туган ягы Солтанморат авылында да түгәрәк өстәл үткәрелде. 
 Фәнни чарада Институттан директор К.М.Миңнуллин, гыйльми сәркәтип Р.Г.Галиуллин, текстология бүлеге мөдире Ф.З.Яхин, текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ә.Х.Алеева, язма һәм музыкаль мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Л.Ш.Гарипова, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең фәнни хезмәткәре Д.И.Әхмәтова, татар теле һәм әдәбиятын укытуның хәзерге заман проблемалары бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәре Д.М.Абдуллина катнашты һәм чыгыш ясады. 17 нче гимназия директоры Ә.Ә.Галиева түгәрәк өстәл кунакларын сәламләде, шушы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Ф.Сәмигуллина Г.Ибраһимов иҗатын мәктәптә укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты.
 Түгәрәк өстәлдә Казан шәһәренең барлык районнарыннан килгән татар әдәбияты укытучыларына, методик берләшмә җитәкчеләренә Г.Ибраһимовка багышланган татар һәм рус телләрендәге буклет, әдипнең барлык әдәби әсәрләрен һәм Институт тарафыннан аңа багышлап соңгы елларда чыгарылган фәнни хезмәтләрне, конференция җыентыкларын үз эченә алган электрон басма, шулай ук апрель аенда булып узган халыкара конференция җыентыгы, “Г.Ибраһимов фотографияләрдә” китабы бүләк ителде.

Возврат к списку