TATZET - Татарский язык: большой электронный свод

TATZET - Татарский язык: большой электронный свод 06.02.2018 2018 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында «Татар теле: зур электрон тупланма «TATZET» платформасын ачу һәм тәкъдим итүгә багышланган чара узды. 
«Татар теле: зур электрон тупланма «TATZET» платформасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итә торган башка оешмалар тарафыннан эшләнгән электрон проектларны үз эченә ала. Аерым проектлар «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында башкарылды. Платформа гуманитар юнәлештә фәнни эшчәнлек алып баруны җиңеләйтү, эш өчен заманча инструментарий булдыру, шулай ук тел, әдәбият, сәнгать белән бәйле фәнни материалларны интернет челтәре аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатларын күз алдында тота. Әлеге платформа фәнни хезмәткәрләр, дәүләт органнарында эшләүчеләр, укытучылар, студентлар, укучылар һәм киң катлам татар теле мәсьәләләре белән кызыксынучыларга юнәлтелгән. Платформада урын алган проектларны алга таба да камилләштерү, шулай ук яңа электрон ресурслар урнаштыру күздә тотыла. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни оешмалар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм башка оешма вәкилләре, журналистлар катнашты. Чара кысаларында түбәндәге проектлар тәкъдим ителде: - татар теле сүзлекләренең электрон фонды; - татар матур әдәбияты корпусы; - «Туган тел» татар гомумтел корпусы; - Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы; - татар сөйләме синтезаторы; - Microsoft Office, Microsoft Windows, Android, iOS операцион системалары өчен татарча локализация пакетлары һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан эшләнгән башка проектлар. Чарада Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фән эшләре буенча директор урынбасары О.Р.Хисамов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты К.Р.Галиуллин, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре М.Р.Сайхунов, Гамәли семиотика институтының бүлек мөдире Р.А.Гыйльмуллин, фәнни хезмәткәрләр А.Ф.Хөсәинов, Б.Э.Хәкимов чыгыш ясады. 

 Платформаның адресы: http://antat.ru/ru/tatzet/

Возврат к списку