Галинең алтмыш еллык истәлеге

01.03.2018      2018 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Аксубай районы Яңа Ибрай (Чәтрән) авылында күренекле татар язучысы, публицист, журналист Галиәсгар Гафуров-Чыгътайның (1867-1942) “Галинең алтмыш еллык истәлеге” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китап Яңа Ибрай гимназиясенең тарих укытучысы, “Туган як” музее җитәкчесе булып эшләгән Шәүкәт Кәбиров башлангычында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге хезмәткәрләре филология фәннәре докторы З.Рәмиев, филология фәннәре кандидаты Л.Гарипова тарафыннан әзерләнгән. 
     Чара Аксубай муниципаль районы башлыгы К.К.Гыйльманов, авыл советы вәкилләре, районның тарих, тел, әдәбият укытучылары, китапханә хезмәткәрләре, матбугат вәкилләре катнашында узды. К.Гыйльманов, Ш.Кәбиров, З.Рәмиев, Л.Гарипова, Ә.Моратшин, С.Гатина, С.Зайцев, Г.Идиятова һ.б. чыгышларында Г.Чыгътайның татар мәдәнияте тарихында тоткан урыны, әле дөнья күрмәгән әсәрләрен барлап, яңа басмаларын чыгару турында сүз барды. 
     Очрашуның икенче өлешендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әзерләнеп, 2017 елда дөнья күргән “Г.Тукай. Энциклопедия” басмасы тәкъдим ителде.

Возврат к списку