Г.Ибраһимов исемендәге институт фольклор экспедицияләрен 78 ел элек оештырган

Г.Ибраһимов исемендәге институт фольклор экспедицияләрен 78 ел элек оештырган 27.03.2018 “Татар-информ”да Г.Ибраһимов исемендәге институт галимнәре халык иҗатын өйрәнү буенча экспедицияләр хакында сөйләште. (Казан, 27 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 
Г.Ибраһимов исемендәге институтның беренче фольклор экспедициясе 1940 елда, 78 ел элек оештырылган. 1940, 1945-1955 елларда Татарстанның барлык районнарында да халык авыз иҗаты үрнәкләре өйрәнелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән эшләре буенча урынбасары Олег Хисамов әйтте.

 Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан районнары һәм Россия төбәкләренә фәнни экспедицияләргә багышланган матбугат конференциясе булды. 

Очрашуда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре: директорның фән эшләре буенча урынбасары Олег Хисамов, халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдинов, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова катнашты. “Теләсә кайсы халыкның телен, халык авыз иҗатын, сәнгать әсәрләрен һәм тарихын өйрәнүнең төп ысулы кырлардагы тикшеренү эшләре тора, - ди Олег Хисамов. – Экспедицияләр оештырып халык янына чыгып аралашканда гына без тел, халык авыз иҗаты буенча чын мәгънәсендә объектив материаллар туплый алабыз. Фәнни сәфәрләргә йөрүчеләр кабинет галимнәре генә түгел, алар чын мәгънәсендә бөртекләп халык җәүһәрләре җыючы галимнәр. Безнең институт республика Мәгариф халык комиссариаты боерыгы һәм ТАССР халык комиссарлары Советының 1939 елның 7 ноябре Карары белән оешкан. 1940 елның җәй аенда ук институтта фәнни экспедицияләр оештырыла башлаган. Г.Ибраһимов исемендәге институтның фән эшләре буенча директор урынбасары Олег Хисамов журналистларны Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган фәнни экспедицияләр тарихы белән таныштырып узды. 

“Башлангыч чорда махсуслашкан экспедицияләр үткәрелгән, - ди галим. - Ягъни телчеләр, диалектологлар, фольклорчылар һ.б. аерым чыгып йөриләр. Институт тарихында экспедицияләрнең гомуми саны 225 тән артык. Безнең фольклор экспедицияләрен атаклы галим Хәмит Ярми (Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов) башлап җибәрә. Тел буенча фәнни экспедицияләрне Латыйф Җәләй (Латыйф Җәләлетдин улы Җәләлетдинев) оештыра башлый. Алар авыр шартларда эшләгәннәр, иртә язда чыгып китеп, караңгы көздә генә кабат әйләнеп кайтканнар. Ул елларда тупланган мәгълүматларның кыйммәте бик зур. Ул чорда халык сәнгать әсәрләрен белгән кешеләр шактый күп булган”.  

Х.Ярми җитәкчелегендә оештырылган утыздан артык фольклор экспедициясе материалларының бер өлеше “Татар халык иҗаты” дип аталган 12 томлыкта (1976-1988) дөнья күрә.  

1950 еллар ахырында Л.Җәләй җитәкчелегендә телче галимнәр тарафыннан татар сөйләшләре үзенчәлекләрен ачыклау юнәлешендә эш башланган. Татар диалектологлары, төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып, “Татар теленең диалектологик атласы”н төзү өчен материаллар туплый башлаган. Материалларның төп өлеше 1958-1980 елларда Урта Идел һәм Урал буе, 1997 -2008 елларда Көнбатыш Себер җирлекләрендә үткәрелгән диалектологик экспедицияләр вакытында тупланган. 

Матбугат конференциясендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдинов халык җәүһәрләре буенча зур фонд тупланганы турында сөйләп узды. “Экспедицияләрдән җыелган материаллар барысы да безнең мирасханәдә саклана, - ди Илмир Ямалтдинов. - Аларның бер өлеше “Татар халык иҗаты”ның күп томлыгында басылды. Комплекслы экспедицияләрнең уңай да һәм тискәре яклары да бар. Һәр юнәлештәге галим үз методлары белән өйрәнә, тикшерә. Уңай якларына килгәндә объектны, мәсәлән кабер ташларын алыйк, алар икенче килгәндә сакланып калмавы да ихтимал. Фәнни сәфәрләргә без алдан ук әзерләнеп барабыз. Татар халкының үзенчәлекле культурасы төрле юллар белән үсеш алган. Халыкның тормышына, мәдәниятына вакыт яки яшәү шартлары тәэсиренә карамастан, ул үзенең гореф гадәтләрен, иҗатын сакларга, киләчәк буыннарга тапшырып барырга тырыша”. 

Галим шулай ук Башкортстан, Самара, Оренбург һ.б. өлкәләргә оештырылган экспедицияләр турында бәян итеп узды. 

Комплекслы экспедицияләр институтта 2009 елдан оештырыла башлый. Хәзерге вакытка аларның гомуми саны 25кә җитә. “Соңгы ун елда үткәргән экспедицияләр зур масштаблы итеп оештырылды, - ди институтның тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бълеге мөдире Рауза Солтанова. – Безнең институт тарафыннан комплекслы экспедицияләр алып барылуы зур мәгънәгә ия. Быел Россия Фәннәр академиясе фәнни экспедицияләрнең 250 еллыгын билгеләп узачак. Фәнни сәфәрләргә тел, фольклорчы галимнәр генә түгел, рәссамнарны да алып бара торган булганнар. Татар халыкның Урта гасырда яшәгән рәвешен, нинди кием-салымнар булганын, нинди һөнәрләре булганын шул рәссамнар иҗатына карап кына белә алабыз”. 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясе онлайн трансляцияләнде

По материалам Информационного агенства ТАТАР ИНФОРМ. http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/27/160772/  

Возврат к списку