Сердин Муктат белән очрашу

29.03.2018
2018 елның 29 мартында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге хезмәткәрләре Румыния татары, татар милли оешма активисты, җәмәгать эшлеклесе Сердин Муктат белән очрашу оештырды. Түгәрәк өстәл форматында үткән әлеге чарада Институтның төрле бүлекләре галимнәре катнашты. Сердин әфәнде Румыниядә яшәүче татарларның яшәеше, мәдәни, милли, дини тормышы белән таныштырды. Сөйләшү, нигездә, тел, әдәбият, сәнгать турында булды. Ул әзерләгән презентация татарларның күпчелеге яшәгән Констанца шәһәренә багышланган иде. Кунакка төрле темаларга караган сораулар бирелде. Әңгәмә ике як өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.
     

Возврат к списку