Академик томнарны фәнни-текстологик әзерләү һәм бастырып чыгару мәсьәләләре

19.04.2018
    2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Академик томнарны фәнни-текстологик әзерләү һәм бастырып чыгару мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. 
    Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбияты классикларының һәм халык иҗаты мирасының академик томлыкларын фәнни-текстологик яктан әзерләп, халыкка җиткерү юнәлешендә күп эшләр башкара. Соңгы елларда Г.Исхакыйның 15 томлыгы, Г.Тукайның 6 томлыгы нәшер ителде. Бүгенге көндә Г.Ибраһимовның 15 томлык академик басмасы, халык авыз иҗаты әсәрләренең 25 томлыгы нәшер итүгә әзерләнә. «Академик томнарны фәнни-текстологик әзерләү һәм бастырып чыгару мәсьәләләре» темасына багышланган түгәрәк өстәл әлеге юнәлештәге фәнни эшчәнлекне заман таләпләренә туры китерү, камилләштерү максатыннан уздырылды. 
    Чара кысаларында фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: академик томлыклар һәм аларны төзү принциплары, текстларны атрибуцияләү, орфографик яктан текстларны бирү мәсьәләсе, аңлатмаларны язу үзенчәлекләре. 
    Түгәрәк өстәл барышында “Классик әдипләрнең күптомлыкларын төзүдәге төп үзенчәлекләр” темасына текстология бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Г.Г.Мөхәммәтшин, “Академик томнарны фәнни-текстологик әзерләү барышында орфография һәм транслитерация мәсьәләләре” темасына лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Р.Т.Сәфәров, “Милли фольклор томнарын төзү: заманча таләпләр, проблемалар, перспективалар” темасына халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Л.Х.Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлгә чакырылган галимнәр көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча фикер һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.

              

Возврат к списку