Презентация энциклопедии Г.Тукая в деревне Училе

26.04.2018

2018 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасының Арча районы Өчиле төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның (1886-1913) персональ энциклопедиясен тәкъдим итү кичәсе булды.

Энциклопедияне тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре: Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе И.Г. Гомәров, баш фәнни хезмәткәр З.З. Рәмиев, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр М.И. Ибраһимов, фәнни хезмәткәр Г.М. Ханнанова, текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Э.М. Галимҗанова, фәнни хезмәткәр Ф.Г. Фәйзуллина, шулай ук “Мәгариф” һәм  “Казан утлары” журналларының  бүлек мөдирләре Т.Ә. Сабирҗанов,  Ф.Ф. Гыйләҗевләр  катнашты.

Килгән кунакларны Арча районы Мәгариф идарәсенең җитәкче урынбасары З.Р.Кәлимуллина,  методист Э.Г. Мостафина, Өчиле мәктәбе директоры Ә.Г.Нуретдинов, укытучылар коллективы, укучылар каршы алды. Мәктәп эшчәнлеген чагылдырган зур, бай күргәзмә оештырылган иде.

Институт галимнәре Г.Тукай энциклопедиясен әзерләү тарихы, хезмәтнең структурасы, төзелү принциплары,  андагы төп юнәлешләр, эш барышында  туган кыенлыклар һәм аларны чишү юллары турында кызыклы мәгълүматлар белән уртаклаштылар. Кичәдә катнашучы укытучылар, укучылар, кунаклар энциклопедияне төзүдә катнашкан галимнәрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Г. Тукай энциклопедиясе Арча районының һәр мәктәбенә бүләк ителде.

Кичәдә ветеран укытучы Ф.Зыятов Өчиле авылы белән бәйле булган, Г.Тукай биографиясенә караган кайбер фактлар белән уртаклашты. Арча районы мәктәпләрендә белем бирүче, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.Ә.Фатыйхова һәм Л.Ф.Вәлиева Г.Тукай энциклопедисе турында үз фикерләрен әйтеп, бу хезмәтне әзерләгән барлык галимнәргә рәхмәт белдерделәр.

Кичәдәге чыгышлар мәктәп балалары тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр, Г.Тукай шигырьләрен уку белән үрелеп барды.

Кичә үзара фикер алышу рәвешендә бик җылы атмосферада узды. Очрашу бик матур хатирәләр калдырды.

        


Возврат к списку