Поздравление с 9мая на татарском

08.05.2018
Мөхтәрәм ветераннар, тыл хезмәткәрләре, хөрмәтле хезмәттәшләр!
     Сезне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы бөек бәйрәмебез – Җиңү көне белән тәбрик итә. Ихлас күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек, мул тормыш телибез.
     Еллар үтү белән, әлеге вакыйганың кыйммәте арта гына бара. Без ветераннар, тыл хезмәткәрләре, сугыш чорының авырлыгын һәм югалтуларын кичергән ватандашларыбыз алдында баш иябез, тирән ихтирам хисләрен җиткерәбез һәм лаеклы рәвештә Институтыбызның күренекле галимнәре – Бөек Ватан сугышы ветераннары белән горурланабыз:

Абдуллин Яхъя Габдулла улы (1920-2006) – фәлсәфәче, фәлсәфә фәннәре докторы (1979), профессор (1982). 1971 елдан СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында бүлек мөдире, директор урынбасары, директор (1982-1986) вазифаларын башкара, 1986 елдан төп фәнни хезмәткәр булып эшли. Татар фәлсәфи һәм иҗтимагый фикере тарихы буенча фәнни хезмәтләр авторы.






Абилов Шакир Шиһап улы (1915–2004) – әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты (1961). 1958-1986 елларда СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. Мөхәммәдъяр, Кол Гали, Йосыф Баласагунлы, Хәрәзми, Мөхәммәд Болгари, Хисам Кятиб, Мәүлә Колый иҗаты буенча фәнни хезмәтләр авторы.






Гайнанов Рашат Рәшит улы (1925–1990) – әдәбият галиме, текстолог, тәрҗемәче. 1965-1986 елларда СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. Н.Думави, Г.Тукай, Г.Ибраһимов әсәрләрен текстологик әзерләүгә зур өлеш кертә. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Газиз, Ф.Кәрим, Н.Исәнбәт, З.Байчурина, М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Кутуй иҗаты буенча фәнни хезмәтләр авторы.






Гыйльманов Җәмил Ибраһим улы (1925-1991) – тарихчы, тарих фәннәре докторы (1984), профессор (1985). 1964-1990 елларда СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында бүлек мөдире булып эшли. Татарстан тарихчылары арасында беренчеләрдән булып республиканың 2 нче бөтендөнья сугышына керткән өлешен, республика халкының фронт һәм тылдагы батырлыгын комплекслы рәвештә өйрәнә. “ТАССР тарихы”, “Татар партия оешмалары тарихы турында очерклар”, “Казан тарихы” һ.б. хезмәтләр авторы һәм мөхәррире.





Сабиров Каюм Сабир улы (1922-) – тел галиме, филология фәннәре кандидаты (1957). 1950-1979 елларда СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. Татар пунктуациясе, лексикологиясе, морфологиясе, синтаксисы һәм татар теле тарихы буенча фәнни хезмәтләр авторы.






Кәримуллин Әбрар Гибадулла улы (1925-2000) – филолог, библиограф, публицист, ТР ФА академигы (1992). 1964-1992 елларда СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. Татар халкы тарихы, татар басма китабы тарихы, филология һәм библиография юнәлешендәге фәнни хезмәтләр авторы.







Мөхәррәмов Мидхәт Кәрим улы (1922-1993) - тарихчы, тарих фәннәре докторы (1964), профессор (1967). 1951 елдан СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, 1963-1982 елларда Институт директоры вазифасын башкара. Гражданнар сугышы тарихы, Татарстанда милли дәүләт төзелеше тарихы буенча фәнни хезмәтләр авторы.






Надиров Ильбарис Нурислам улы (1925-2009) –фольклорчы галим, филология фәннәре кандидаты. 1956-2006 елларда СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. 1972-1990 елларда Институтның халык иҗаты секторы җитәкчесе вазифаларын үти. Аның җитәкчелегендә 12 томлык “Татар халык иҗаты” басмасы дөнья күрә.






Фасеев Фазыл Салих улы (1925-2016) – тел галиме, филология фәннәре кандидаты (1962). 1955-1986 елларда СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. Текстология, лексикология, лексикография, тарихи ономастика, терминология өлкәсендә фәнни хезмәтләр һәм татар мәктәбе укучылары өчен дәреслекләр авторы.

Возврат к списку