Бәхет дагасы

24.05.2018
     2018 елның 23 маенда Татарстан Фәннәр академиясендә Башкортстан Фәннәр академиясе президенты, педагогика фәннәре докторы, профессор, академик, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әлфис Суфиян улы Гаязовның “Бәхет дагасы” дигән яңа чыккан шигырьләр китабы тәкъдим ителде.
     Татарстан Фәннәр академиясе президенты М.Х. Сәлахов сәламләү сүзендә Әлфис Гаязовның киңкырлы эшчәнлегенә соклануын белдерде, аның бүгенге көндә дәүләт эшлеклесе, галим, шагыйрь, драматург буларак та билгеле шәхес булуын билгеләп узды. Шулай ук Татарстан һәм Башкортстан Фәннәр академияләре арасында нәтиҗәле һәм күпьеллык хезмәттәшлекнең ныгуын искәртеп китте.
    Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хезмәткәрләре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты. Шулай ук күренекле язучылар һәм шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Мөхәммәт Мирза, Шәмсия Җиһангирова һ.б. чыгыш ясады.
    Очрашуга килгән кунаклар Татарстан Фәннәр академиясенең беренче катында Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан яңа китаплар белән таныша алдылар.

         

Возврат к списку