казах әдәбияты

16.05.2018
    2018 елның 15 май аенда Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университетында (Астана, Казахстан) «Иҗтимагый аңны үстерүдә казах әдәбияты һәм әдәбият белеменең тоткан урыны һәм әһәмияте» дип исемләнгән халыкара фәнни-теоретик конференциясе узды. Әлеге конференция әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле галим, теотретик, Казахстан Республикасының Милли Фәннәр академиясе академигы Зәки Әхмәтовның тууына 90 ел тулуга багышланган иде.
    Конференциядә Татарстан Рестпубликасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Мөгаллим улы Миңнуллин катнашты. Пленар утырышта ул «Милли аңны үстерүдә әдәбиятлар тарихының роле (Татар әдәбияты тарихының 8 томлыгын төзү мисалында)» дигән доклад белән чыгыш ясады.
    Чара кысаларында К.М.Миңнуллин шулай ук Халыкара төрки академия вәкилләре белән дә очрашты, анда сүз меморандумда билгеләнгән академия һәм институт арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында барды.

        

Возврат к списку