Конференция Гаяз Исхаки тат

14.09.2018
    2018 елның 6-7 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чараның төп оештыручысы - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
    Гаяз Исхакый (1878-1954) – XX гасырда формалашкан яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, татар халкының рухи-мәдәни үсешендә, татар милли-сәяси хәрәкәтендә үзенең лаеклы урыны булган күренекле шәхес. Илле еллык әдәби, публицистик һәм сәяси эшчәнлегендә, шул исәптән Франция, Германия, Польша һәм Төркиядә яшәгән чорларда, Гаяз Исхакый иллегә якын әдәби әсәр, йөзләгән мәкалә язган, уннан артык татар газетасы һәм журналын нәшер итү эшен җитәкләгән.
    Конференция эшенең төп юнәлешләре буларак түбәндәгеләр билгеләнгән иде: төрки-татар һәм дөнья әдәбиятлары контекстында Гаяз Исхакый иҗаты; Гаяз Исхакый мирасының социаль-фәлсәфи, иҗтимагый-сәяси, эстетик һәм тел үзенчәлекләре; ХХ йөзнең беренче чирегендә татар вакытлы матбугатының аякка басуы, үсеше һәм Гаяз Исхакый; милли яңарыш идеологиясе формалашу һәм Гаяз Исхакый; төрки халыкларның иҗтимагый-сәяси хәрәкәтендә Гаяз Исхакыйның урыны; Гаяз Исхакый һәм татар театры; татар зыялылары эмиграциядә; Гаяз Исхакый һәм ХХ – ХХI йөз башы татар мәдәнияте; Гаяз Исхакыйның тормышын, иҗатын өйрәнү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Конференциядә катнашу өчен 100 дән артык фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит иллләрдән (Төркия, АКШ, Азербайҗан) һәм Санкт-Петербург, Чебоксар, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән галимнәр, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге әгъзалары, вакытлы матбугат вәкилләре, укытучылар, китапханәчеләр һ.б.катнашты.
    Конференциядә Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» Вакыфы җитәкчесе Түләй Дуран (Төркия), Мәрмәрә университеты профессоры, фәннәр докторы Әхмәт Канлыдере (Төркия), Мимар Синан исемендәге Сәнгать университеты профессоры, фәннәр докторы Ильяс Кемалоглу (Төркия), Эгей университеты профессоры, фәннәр докторы Хатидже Ширин (Төркия), Висконсин университеты профессоры, фәннәр докторы Юлай Шамиль-оглы (АКШ), Азербайҗан Милли фәннәр академиясе Низами исемендәге әдәбият институтының әйдәп баручы хезмәткәре, фәннәр кандидаты Гумматова Хураман һәм башкалар чыгыш ясады.
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Г.Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан конференция материаллары җыентыгы, “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5 нче чыгарылыш), “Гаяз Исхаки фотографияләрдә” буклеты нәшер ителде.
    Конференция кысаларында Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» Вакыфы җитәкчесе Түләй Дуран Гаяз Исхакыйның шәхси документларын, кулъязмаларын һәм көндәлекләрен Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшырды.
     Конференция кунаклары өчен Чистай муниципаль районы Яуширмә авылында урнашкан Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнография музеена экскурсия оештырылды.

       

Возврат к списку