Некролог Ф.М. Хисамова тат

18.09.2018
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Хисамова вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең тормыш иптәше -олпат галим, филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамовның, балалары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
    Фәһимә Миргали кызы Хисамова – күренекле галимә, татар тел гыйлеме өлкәсендә дистәләгән фәнни хезмәт, татар теле фонетикасы һәм морфологиясе буенча программалар, уку-укыту әсбаплары, методик кулланмалар авторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстаннның атказанган укытучысы.
   Ул 1936 елда Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туа. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала, аспирантура тәмамлый. 1970 елдан Казан дәүләт университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент вазифаларын башкара, 1999-2007 елларда татар теле кафедрасын җитәкли. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе» темасына докторлык диссертациясен яклый, 1998 елда профессор исеменә лаек була.
   Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!

Возврат к списку