ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме

11.10.2018
     2018 елның 15-18 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме» темасына II халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшен оештыра.
    II халыкара яшьләр фәнни мәктәбенең максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрларны әзерләү эшен камилләштерү, яшь галимнәрне фән үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләргә җәлеп итү, яшь галимнәрнең һәм аспирантларның белем дәрәҗәсен үстерү һәм аралашу даирәсен киңәйтү. Фәнни мәктәпкә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, Башкорт дәүләт университеты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һ.б. уку йортларының аспирантлары һәм магистрантлары чакырылды.
    Эш программасы танылган Россия һәм чит ил галимнәренең әдәбият белеме, чыганакчылык, текстология, фольклористика, тел гыйлеме һәм туган телләрне укыту методикасы, сәнгать тарихы һәм үсеше мәсьәләләре буенча лекцияләрен, семинарларын үз эченә ала.
    Фәнни мәктәп эшендә чит иллләрдән (Үзбәкстан, Казахстан, Азербайҗан) һәм Санкт-Петербург, Уфа, Казан шәһәрләреннән галимнәр катнашачак. Чыгыш ясаучылар арасында Санкт-Петербургның Чит телләр институты ректоры, филология фәннәре докторы М.В.Пименова, Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Үзбәкстаннан читтә урнашкан мәдәни кыйммәтләрне өйрәнү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.С.Эркинов, Баку дәүләт университетының төрки халыклар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Р.Аскер, А.Байтурсынов исемендәге Тел гыйлеме институтының грамматика бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы О.С.Жубаева, Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты доценты, филология фәннәре кандидаты К.Р.Кеменгер, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе Филология Институтының Себер халыклары фольклоры секторы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Е.Н.Кузьмина, Башкорт дәүләт университеты доценты И.К.Фазлетдинов һ.б. бар.
    Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.
    Пленар утырыш 2018 елның 15 октябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә.
   Фәнни мәктәп эшчәнлеге кысаларында 2018 елның 15 октябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Бауман урамы, 20 нче йорт) күренекле казах шагыйре Магҗан Җомабаевның тууына 125 ел тулу уңаеннан “Магҗан Җомабаев иҗаты һәм төрки әдәбиятлар” темасына кичә-утырыш оештырыла.
   Элемтә өчен телефон: 8 (843) 590-55-93.

Возврат к списку