2-я международная-тат

23.10.2018
   2018 елның 15–18 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган «ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме» темасына II Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе кысаларында чаралар үткәрелде.
   Фәнни мәктәп эшендә Санкт-Петербургның Чит телләр институты ректоры, филология фәннәре докторы М.В. Пименова; Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Үзбәкстаннан читтә урнашкан мәдәни кыйммәтләрне өйрәнү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.С. Эркинов; Баку дәүләт университетының төрки халыклар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Р. Аскер; А. Байтурсынов исем. Тел гыйлеме институтының грамматика бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы О.С. Жубаева; Л.Н. Гумилев исем. Евразия милли университеты доценты, филология фәннәре кандидаты К.Р. Кеменгер; Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе Филология институтының Себер халыклары фольклоры секторы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Е.Н. Кузьмина; Башкорт дәүләт университеты доценты И.К. Фазлетдинов һ.б. катнашты. Чарага Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Казан федераль университетының Яр Чаллы институты, Башкорт дәүләт университеты, М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика университеты һ.б. уку йортларының яшь галимнәре, аспирантлары һәм магистрантлары чакырылган иде.
   Фәнни мәктәпнең эш программасы танылган Россия һәм чит ил галимнәренең әдәбият белеме, чыганак белеме, текстология, фольклористика, тел гыйлеме һәм туган телләрне укыту методикасы, сәнгать тарихы һәм үсеше мәсьәләләре буенча лекцияләрен, семинарларын үз эченә алды. Фольклористика буенча Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе Филология институтының Себер халыклары фольклоры секторы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Е.Н. Кузьмина «Фольклор әсәрләрен фәнни басмага әзерләүнең төп принциплары», Башкорт дәүләт университеты доценты И.К. Фазлетдинов «Идел-Урал халыклары авыз иҗаты контекстында Башкортостан татарлары фольклоры», әдәбият белеме буенча Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Үзбәкстаннан читтә урнашкан мәдәни кыйммәтләрне өйрәнү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.С. Эркинов «Төрки дөньядагы иҗтимагый һәм мәдәни тормышның чагылышы буларак әдәбият (XV–XX г. башы)», тел гыйлеме буенча Санкт-Петербургның Чит телләр институты ректоры, филология фәннәре докторы М.В. Пименова «Дөньяның концептуаль картинасы», Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы К.Р. Галиуллин «Электрон лингвография: үсеш перспективалары» һ.б. темаларга лекцияләр укылды.
   Фәнни мәктәп эшчәнлеге кысаларында күренекле казах шагыйре Магҗан Җомабаевның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Магҗан Җомабаев иҗаты һәм төрки әдәбиятлар» темасына кичә-утырыш, Габдулла Тукайның әдәби музеенда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886–1907)» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Милли мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында «Заманча татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре нинди булырга тиеш?» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды.
   Моннан тыш, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең фәнни фундаменталь хезмәтләреннән күргәзмә эшләде, аспирантлар һәм магистрантларның стенд докладлары тәкъдим ителде.
   «ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме» темасына II Халыкара яшьләр фәнни мәктәбендә эшчәнлегендә катнашкан яшь галимнәргә, аспирантларга һәм магистрантларга сертификатлар тапшырылды.
            

Возврат к списку