Юбилей Ю. Башировой-тат

26.11.2018
     23 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, гомуми тел белеме бүлеге баш хезмәткәре, “Татар әдәби теле тарихы”, “Татар әдәби теле. Семасиология”, “Төрки-татар әдәби теле нәзарияте” һ.б. фундаменталь хезмәтләре белән танылган галим Илида Басыйр кызы Бәшировага 80 яшь тулу уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл үтте.
     Чараны институт директоры К.М. Миңнуллин ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул Илида Бәшированың татар теле белемендә генә түгел, төрки тел белемендә дә лаеклы урын тапкан галим булуын, бүген дә актив фәнни эшчәнлек алып баруын ассызыклады, фәндәге казанышлары өчен юбилярга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең көмеш медален тапшырды.
     Илида Басыйр кызы Бәшированың татар әдәби теленең бүгенге торышы мәсьәләләренә багышланган ачык лекциясе очрашуның иң әһәмиятле өлеше булды. Галим әлеге лекцияне татар электрон басмаларында ел дәвамында басылып килгән һәм бүгенге көн татар әдәби теленә багышланган язмаларга җавап йөзеннән әзерләнүен әйтте.
     Утырышта галимнең шушы көннәрдә генә дөнья күргән “Төрки-татар әдәби теле нәзарияте” хезмәте дә тәкъдим ителде. Монографиядә авторның күпсанлы тарихка ия булган татар язма әдәби теле тарихы һәм теориясе өлкәсендә озак еллар дәвамында алып барган фәнни эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре гомумиләштерелеп бирелә.
     Чара Илида Бәшированың юбилее уңаеннан сабакташлары, хезмәттәшләре, шәкертләренең котлаулары белән дәвам итте.

   

Возврат к списку