день науки 2019 тат

12.02.2019
    2019 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия фәне көне уңаеннан тантаналы утырыш булып узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы әгъзалары, Фәннәр академиясе институтлары хезмәткәрләре, Казан югары уку йортлары һәм шәһәр фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов үзенең чыгышында, гуманитар фәннәрнең ролен билгеләп, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренең эшләренә югары бәя бирде.
   Утырышта катнашучыларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров котлады.
    Тантана дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллинга “Фидакарь хезмәт өчен” медале, институтның милли мәгариф бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Гыйниятуллинага һәм Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәровкә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, театр һәм музыка бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салиховага «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов, әдәбият белеме бүлеге җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов, милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мөхәрләмова, әлеге бүлек хезмәткәрләре Диләрия Абдуллина һәм Мөслимә Шәкүровалар лаек булды.
    Бәйрәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең яшь галимнәрен һәм исемле стипендия лауреатларын бүләкләү белән тәмамланды

Возврат к списку