Ягъфәров укулары

Ягъфәров укулары 18.03.2019

Ягъфәров укулары

14-16 мартта Пермь крае Барда районында фольклорчы галим Рәшит Ягъфәровны искә алу уңае белән оештырылган VI край фестивале «Ягъфәров укулары» узды. Бардалылар күренекле якташларын искә алдылар, аның иҗатын, фәнни эшчәнлеген барладылар. Фестивальдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре докторы, фольклорчы Илсөяр Закирова да катнашты. Фестиваль кунаклары арасында галимнең олы улы, Татарстан кинематография берләшмәсе җитәкчесе режиссер Илдар Ягъфәров, Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе, күренекле драматург Данил Салихов, күренекле татар язучысы, драматург Рәдиф Сәгъди, телевидение дикторы, алып баручы, Казан театр һәм музыка училищесының сәхнә теле укытучысы Инсаф Абдулла, Язучылар берлегенең "Тукай клубы" җитәкчесе, җырчы Рафаэль Сафин да бар иде. Фестиваль кунаклары Барда авылы белән таныштылар, туган якны өйрәнү музеенда, мәчеттә булдылар, Рәшит Ягъфәровның каберенә чәчәкләр куйдылар. Марат хәзрәт, Р.Ф. Ягъфәровның рухына дога кылганнан соң, мәчетнең халыкның рухи дөньясын, туган телне саклау юнәлешендә башкарган эшчәнлеге белән таныштырды.

Фестивальне ачу тантанасында Рәшит Ягъфәровның фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге барланды. Илсөяр Закирова фестивальдә катнашучыларны татар фольклоры бәйрәменә әйләнгән Ягъфәров укулары көннәре белән котлап, Институтта соңгы елларда дөнья күргән китапларны тапшырды.

Пермь краеның төрле районнарыннан килгән балалар галимнең шигырьләрен сөйләде, шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. Әлбәттә, Рәшит Ягъфәровның татар фольклористикасы өлкәсендәге эшчәнлеге дә читтә калмаган. Күп кенә чыгышлар балалар фольклорына, аның такмаклар, такмазалар кебек жанрларына багышланган иде. Фестивальдә катнашкан балаларга әзерләнгән бүләкләр арасында Институт тарафыннан тәкъдим ителеп, «Милли-мәдәни мирас» сериясендә дөнья күргән, Барда татарларына багышланган җыентык та бар иде.

Фестивальнең икенче өлешендә килгән кунаклар театр сәнгате, сәхнә теле, язучылык серләре, халык иҗатын җыю буенча мастер класслар уздырдылар. Рәшит Ягъфәров укулары өч елдан тагын уздырылачак. Барда халкы һәм килгән кунаклар яңа фестивальдә очрашырга сүз куешып таралдылар.



Возврат к списку