Евсеевские чтения тат

18.03.2019
   2019 елның 14–15 мартында Саранск шәһәренең М.Е.Евсеев исемендәге Мордва дәүләт педагогика институтында М.Е.Евсеевның 155 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция – 55нче Евсеев укулары булып узды. Аның кысаларында табигать фәннәре, техник һәм гуманитар фәннәр, белем бирү гамәлияте өлкәсендә югары уку йортларындагы фәнни-тикшеренү эшен үстерүнең актуаль юнәлешләре һәм тенденцияләре белән бәйле күпсанлы мәсьәләләр, шулай ук тикшеренү базасын камилләштерү, инновацияле фән үсеше, фәнни-тикшеренү һ.б.ның нәтиҗәлелегендә һәм гамәлдә куллануда мөһим фактор буларак интеллектуаль капиталның әһәмиятен күтәрү проблемалары каралды.
    Конференция эшендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Р.Ф.Мирхәев фәнни доклад белән чыгыш ясады.

  

Возврат к списку