Юбилей М. Ахметзянова тат

28.03.2019
    26 нчы мартта күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре Әхмәтҗанов Марсел Ибраһим улына 80 яшь тулды.
    Марсел Ибраһим улы Әхмәтҗанов – дөньякүләм танылу алган галим, текстология, палеография, археография һәм эпиграфика, гомумән татар тарихы һәм әдәбиятын өйрәнүгә гомерен багышлаган олпат шәхес. Милләтпәрвәр галимнең халкына күрсәткән хезмәте каһарманлыкка тиң. Ул күп еллар дәвамында археографик экспедицияләргә чыгып, меңнәрчә кулъязма һәм басма китаплар, сирәк документлар, шәҗәрәләрне саклап калуга иреште, аларны беренчеләрдән булып фәнни әйләнешкә тәкъдим итеп, киң катлам укучыларга таныта барды. Галимнең дистәдән артык монографиясе, меңнән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләләре дөнья күрде. Яшь алмаш хәзерләү, яңа буын тикшеренүчеләргә юл күрсәтү дә аның күпкырлы эшчәнлегенең бер тармагы булды, ул әдәбият, тарих мәйданында үз сүзен әйтә алырлык укучылар тәрбияләде.
    Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимне күркәм юбилее белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге һәм эшендә зур уңышлар теләп кала.

Возврат к списку