Экспедиция в Тобольск

29.07.2019
   Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чираттагы комплекслы экспедициясе 11 июньнән 24 июньгә кадәр Төмән өлкәсенең Тубыл һәм Вагай районнарында эшләде. Институтның фән эшләре буенча урынбасары Олег Хисамов җитәкчелегендәге экспедиция ике атнага якын вакыт эчендә 18 авылда һәм Тубыл шәһәрендә халыкның рухи мәдәниятен төрле яктан өйрәнде, материал туплады. Музыка белгече, педагогика фәннәре кандидаты Найлә Нургаянова халык көйләрен, мөнәҗәтләр, салаватлар, Себер татарларының яраткан музыка коралы булган скрипка һәм гармуннарда башкарылган көйләр язып алды. Яшь галим Наталья Герасимова халыкның сәнгать югарылыгында булган кул эшләрен өйрәнде. Филология фәннәре докторы, фольклорчы Илсөяр Закирова халыкның әкиятләрен барлады, әкиятчеләр турында истәлекләр язып алды, фольклорның төрле жанрларына караган материал туплады. Филология фәннәре кандидаты, топонимия һәм диалектология белгече Олег Хисамов Тубыл татарларының тел үзенчәлекләрен өйрәнде, махсус анкеталар ярдәмендә, диалектологик сүзлекне тулыландыру өчен, материал туплады, топонимнарны язып алды.
    Галимнәр Тубыл районы администрация җитәкчеләре белән очрашты. Район башлыгы урынбасары Бакиев Марат Ихсанович, Мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Зырянов Анатолий Федорович, районның Мәдәният үзәге директоры Бизина Римма Александровна, халыкның рухи һәм мәдәни мирасын саклауда һәм торгызуда экспедиция эшчәнлегенең әһәмиятен гаять югары бәяләп, галимнәргә эшләр өчен уңайлы шартлар тудырырга омтылдылар, үзләре дә галимнәр белән авылларга чыктылар, татар халкының мәдәни мирасын барладылар. Тубыл шәһәренең 100 еллык тарихы булган 15 нче татар мәктәбе, «Себер-татар мәдәнияте үзәге» хезмәткәрләре дә татар халкының мәдәни мирасына кагылышлы материаллар белән уртаклашты.
   Тубыл районында яшәүче халык үзенең телен, гореф-гадәтләрен сакларга омтылып яши. Һәр авылда мәчет, клуб, китапханә бар. Мәктәпләрдә татар теле укытыла, авыл тарихын яктырткан музейлар бар. Төмән өлкәсенең Тубыл районында татар халкы борынгыдан яши, алар – үзләренең дәүләте булган халык. Халык хәтерендә Себер ханы Күчем һәм аның сөекле хатыны Сүзге турында риваятьләр әлегә кадәр саклана. Тубыл авыллары, Себернең мәгърифәт учагы булып, атаклы мәдрәсәләре белән дә дан тоткан. Тубыл төбәгендә бирегә ислам дине алып килгән шәехләрнең рухы исән. Биредә татар халкының яраткан язучысы Якуб Зәнкиев туып үскән, Себер татарларының тормышын яктырткан «Иртеш таңнары» романы да шушында иҗат ителгән. Атаклы фольклорчы галим Флора Әхмәтова-Урманченың туган авылы Күкрәнде дә Тубыл районына керә. Тубыл шәһәрендә озак еллар татар педагогия училищесы булу да халыкның дөньяга карашы формалашуга зур өлеш керткән.
   Галимнәр, ике атна дәвамында уңган-булган халык белән аралашып, бай эчтәлекле материал туплады, Себернең табигатенә, ашкын елгаларына, чиксез сазлыкларына сокланып, авылларның уңган җиңгәләре әзерләгән бавырсак, эртлекләрен авыз итеп, киләчәктә эшне дәвам итү турында планнар белән әйләнеп кайтты.

        


Возврат к списку