Лингвистика XXI века: традиции и инновации тат

29.07.2019
    2019 елның 21 июнендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми тел белеме бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәүзия Кәбир кызы Сәгъдиева һәм лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Эльвира Ирфат кызы Сафина Санкт-Петербург шәһәренең Чит телләр институты оештырган “XXI гасыр лингвистикасы: традицияләр һәм инновацияләр” дип исемләнгән XXX Халыкара фәнни конференциядә катнаштылар. Әлеге институтның 30 еллык юбилее уңаеннан оештырылган конференциянең пленар утырышында Ф.К.Сәгъдиева һәм Э.И.Сафина Институт ректоры М.В.Пименованы, ул җитәкләгән коллективны сәламләп, ТӘһСИ директоры К.М.Миңнуллинның котлау адресын тапшырдылар. “Лингвокультурология мәсьәләләре” секциясендә фәнни докладлар белән чыгыш ясадылар.
   21 – 25 июнь көннәрендә Фәүзия Кәбир кызы һәм Эльвира Ирфат кызы Чит телләр институты оештырган XXX Халыкара җәйге фәнни мәктәптә квалификация күтәрү курсларында булдылар. Танылган тел белгечләре – филология фәннәре докторы, Витебск дәүләт университетының герман филологиясе кафедрасы профессоры В.А.Маслова, А.С.Пушкин исемендәге дәүләт рус теле институты профессоры, филология фәннәре докторы В.И.Карасик, Санкт-Петербург Чит телләр институты ректоры, филология фәннәре докторы М.В.Пименова лекцияләрен тыңлаган тел белгечләренә квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылды.
    Халыкара конференция эшендә һәм җәйге фәнни мәктәптә Һиндстаннан, Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Кытайдан, Татарстан һ.б. илләр, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр катнашты.

     

Возврат к списку