әдәби-музыкаль кичә

24.09.2019
    2019 елның 20 сентябрендә Г. Тукайның әдәби музеенда чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды. Шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Әлеге кичә кысаларында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре: Язма һәм музыкаль мирас бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Зәйни улы Рәмиев «Соловкида атылган шагыйрь», композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, театр һәм музыка бүлеге мөдире Эльмира Мөнир кызы Галимова «Сәгыйть Сүнчәләй һәм музыка» дип исемләнгән докладлары белән чыгыш ясадылар.
    Зөфәр Рәмиев – 2005 елда нәшер ителгән, Сәгыйть Сүнчәләйнең язмышына багышланган «Әсәрләр һәм хатлар» исемле җыентык авторы. Әлеге басмада ул архивта сакланган бик күп материалларны, С. Сүнчәләй язган хатларны, шигырьләрне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.
    Чарада шулай ук Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Рәмис Аймәт, шагыйрь, Г. Тукай ис. Дәүләт бүләге иясе Зиннур Мансуров, татар әдәбияты галиме, профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Татарстан Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Резедә Нәгыймуллина С. Сүнчәләй язмышыннан бик кызыклы фактлар белән тамашачыларны таныштырдылар.
    С. Сүнчәләй язган җырларны һәм инструменталь көйләрне фортепианода Эльмира Галимованың тамашачылар алдында беренче тапкыр башкаруы кичәнең чын мәгънәсендә тарихи мизгеле булды. Музыка белгече, композитор Э. Галимова Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланган, С. Сүнчәләйнең үз кулы белән язган ноталарны музыка теориясе ягыннан тикшереп, фәнни яктан үзенчәлекләрен билгеләде.
    Кичә Казан театр училищесы студентлары башкаруында Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре белән үрелеп барды.

      

Возврат к списку