Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү анонс тат

18.12.2019

2019 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. Әлеге чара Россиядә Театр елына багышлана.

Конференция программасы төрки дөнья театрының көнүзәк проблемаларын ачыклау, милли театрлар тарихын барлау, драматургия һәм театраль педагогика үзенчәлекләрен өйрәнү, музыка һәм сәхнәнең нәфис бизәлеше темаларын үз эченә ала.

Конференция Россиянең һәм төрки илләрнең театр юнәлешендәге күренекле фән эшлеклеләре (И.Р. Исрафилов, Азәрбайҗан; С.Д. Кабдиева, Казакъстан; Бенги Бугай, Төркия; А.А. Степанова, К. Н. Матвиенко, Мәскәү; Т.С. Джурова, Санкт-Петербург; А.С. Сәгыйтова, Уфа; С.А. Окольникова, Абакан һ.б.), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе институтлары, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, фәнни оешмалар, театр сәнгате белән бәйле уку йортлары, Татарстан Республикасы дәүләт оешмалары, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Язучылар берлеге һәм матбугат вәкилләре, архив хезмәткәрләре, аспирантлар, студентлар катнашында узачак.   

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Россия күләмендә игълан ителгән Театр елы уңаеннан түбәндәге хезмәтләр нәшер ителде:

1.                      «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен»: татар театры сәнгатендә дан казанган шәхесләр: Хөсәен Уразиков, Рәфкать Бикчәнтәев һәм Марсель Сәлимҗанов иҗатларына багышланган буклет.

2.                     «Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү» Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгы.

Әлеге хезмәтләр матбугат вәкилләренә теркәлү барышында тапшырылачак.

Конференция 2019 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) 10.00 сәгатьтә башлана.

Катнашучыларны теркәү – 09.00 сәгатьтән.

 


Возврат к списку