Презентация проектов ИЯЛИ

20.02.2020
    2020 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. ТәһСИ нең яңа фәнни проектлары тәкъдир ителде. Җыелган кунаклар арасында мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Л.Г. Низамова, ТР ФА институтлары галимнәре, республиканың иҗат интеллигенциясе вәкилләре, укытучылар бар иде. Анда соңгы елларда институтта гамәлгә ашырыла торган фәнни проектлар – “Туган тел” укыту-методик комплексы, татар теленең зур электрон җыентыгы TATZET, ТР Фәннәр академиясенең ТӘһСИ Язма һәм музыкаль үзәге сайты «Miras-info», гарәп графикасындагы татарча басма текстны уку һәм хәзерге кириллиага транслитерацияләү программасы тәкъдим ителде.
    Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ директоры, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы К.М. Миңнуллин, тәкъдир итүне ачканда, Институтта гамәлгә ашырыла торган барлык фәнни проектларның татар телен, мәдәниятен һәм әдәбиятын үстерү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүгә, мәктәптә туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыту, татар теленең социаль һәм мәдәни тормышның төрле сфераларында кулланылуы белән бәйле ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә юнәлдерелүен ассызыклады. К.М. Миңнуллин сүзләренә караганда, бу эш республиканың мәдәни һәм фәнни җәмәгатьчелеге белән даими диалогта алып барыла, яңа проектлар өстендә эшләгәндә аның фикере гаять зур әһәмияткә ия.
    ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, академик Д. Ф. Заһидуллина институтның татар телен, әдәбиятын, сәнгатен үстерү белән бәйле мәсьәләләрдә республиканың дәүләт, мәгариф, мәдәният учреждениеләре ихтыяҗларын тәэмин итүче татар гуманитар фәне үзәге миссиясен үтәвен билгеләп үтте. Институтның яңа фәнни проектлары, Д.Ф. Заһидуллина фикеренчә, академик бурычларны хәл итү белән генә чикләнми. Алар, хәзерге заман таләпләрен – телләр укытуда инновацияләр кертү, татар халкының рухи мирасын саклау зарурлыгын – исәпкә алып уйланылды һәм гамәлгә ашырылды. ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, проектлар авторлары өчен кире элемтәнең гадәттән тыш әһәмиятле булуын әйтте. Эшләнелә торган һәм потенциаль проектларга карата теләсә нинди тәкъдимнәр һәм тәнкыйди фикерләр аларны алга таба камилләштерергә ярдәм итә.
   Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре М.М. Шәкүрова һәм Л.М. Гыйниятуллина башлангыч мәктәп укучыларына белем бирү өчен ТӘһСИ галимнәре (Л.М. Гыйниятуллина, О.Р. Хисамов, М.М. Шәкүрова) тарафыннан эшләнгән «Туган тел» заманча укыту-методик комплексы белән таныштырдылар. Әлеге УМКны эшләүчеләр аның укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүне күздә тотуын ассызыкладылар. Өстәвенә УМК татар телен төрле дәрәҗәдә белүне исәпкә алып эшләнгән (база өлеше – рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен, тирәнтен өйрәнүчеләр өлеше – татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен). М.М. Шәкүрова билгеләп үткәнчә, яңа укыту-методик комплексында тел компетенцияләре формалаштыру укучыларның татар мәдәнияте, татар халкының гореф-гадәтләре, фольклоры, әдәбияты турындагы белемнәрен киңәйтү белән бергә алып барыла. Электрон кушымталар да (аудиодиск һәм электрон дәреслек) хәзерге заман таләпләренә туры килә. Бүгенге көндә УМК ның эшләнгән өлеше ТР ның 17 мәктәбендә һәм гимназиясендә апробация уза, ә бүлек галимнәре туган телне укыту буенча өлкән сыйныф укучылары өчен яңа комплекслар әзерләү өстендә эшлиләр.
    ТР ФА нең ТӘһСИ лексикография бүлеге мөдире Р.Т. Сәфәров катнашучыларны электрон сүзлекләр фонды белән таныштырды. Анда төрле типтагы: аңлатмалы, ике һәм күптелле, гомуми һәм хосусый, аспектлы һ.б. сүзлекләр урнаштырылган. Сүзлекләрнең электрон фонды сүз турында оператив рәвештә күптөрле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: сүзнең дөрес язылышы, басымы, грамматик үзенчәлекләре, мәгънәләре, синонимнары, килеп чыгышы һ.б. Мәгълүмат эзләү мөмкинлекләрен күрсәтеп, Р.Т. Сәфәров галимнәрнең, укытучыларның, нәшрият хезмәткәрләренең, Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлегендә әлеге электрон ресурсның бик тә кирәкле булуына басым ясады.
    Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире И.Г. Гомәров чарада катнашучыларга үзләрендә гамәлгә ашырыла торган ике проектны: «Miras-info» сайтын һәм гарәп графикасындагы татарча басма текстны уку һәм хәзерге кириллиага транслитерацияләү программасын тәкъдим итте.
    И.Г. Гомәров сүзләренә караганда, әлеге сайт татар халкының бай язма мирасын популярлаштыру максатыннан төзелгән. Ул “Интернет” челтәрен кулланучыларга гарәп графикасындагы кулъязмаларның, басма китапларның, мөселман эпиграфикасы истәлекләренең электрон вариантлары белән танышырга мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта сайтта, гарәп язулы текстларны уку күнекмәләре булмаган укучылар өчен, XX гасыр башында популярлык казанган “Аң”, “Ак юл”, “Вакыт”, “Шура” кебек татар газета һәм журналларының кириллицага транслитерацияләнгән номерлары да урнаштырыла.
    И.Г. Гомәров ТР ФА нең ТӘһСИ хезмәткәрләре һәм программистлары тарафыннан эшләнгән системаның (эш атамасы – Miras-Tat) уку, гарәп графикасындагы иске татар басма текстын оффлайн уку һәм аны кириллицадагы хәзерге татар телендәге текстка конвертацияләү мөмкинлекләрен тәкъдим итте.
   Әлеге программа татар классикларының күп томлы академик басмаларын әзерләү белән шөгыльләнүче текстологларның хезмәтен сизелерлек җиңеләйтә. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә күп санлы укучылар гарәп графикасындагы төрле текстлар, шул исәптән күпсанлы архив материаллары белән танышу мөмкинлеге алачак.
    Ахырдан Институтта гамәлгә ашырыла торган әлеге һәм башка проектлар турында фикер алыштылар.

        

Возврат к списку