"Татар әдәбияты тарихы"ның 7 нче томы басылып чыкты

"Татар әдәбияты тарихы"ның 7 нче томы басылып чыкты 25.02.2020
   21 февраль көнне Татаринформ агентлыгында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әзерләнгән Татар әдәбияты тарихы»ның 7 нче томы басылып чыгу уңаеннан матбугат конференциясе үтте. Очрашуда ТР ФА вице-президенты, филология фәннәре докторы Д.Ф. Заһидуллина, Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов, Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Л.Р. Надыршина катнашты.
   Сигезтомлык «Татар әдәбияты тарихы», Татарстан Хөкүмәте куйган бурыч буларак, «20142022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителә. 20142019 еллар аралыгында 17 нче томнар дөнья күрде. Һәр томның тиражы 1500 данә. Алар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына җибәрелә.
   Очрашуда катнашучылар «Татар әдәбияты тарихы»ның 7 нче томы эчтәлеге, төзелеше, үзенчәлекләре турында сөйләделәр, журналистларның сорауларына җавап бирделәр. Фикер алышуда 7 нче томның 19862000 еллар татар әдәбиятын үз эченә алуы һәм әлеге чорда икътисади, иҗтимагый, мәдәни тормыштагы үзгәрешләр тәэсирендә татар әдәбиятының үз үсешендә яңа этапка керүе ассызыклап үтелде. Журналистларны хезмәтнең төзелеше, эчтәлеге, монографик өйрәнелүгә алынган әдипләр иҗаты, Татарстаннан читтәге әдәбиятның бәяләнүе, шулай ук рус телендә иҗат ителгән әдәбиятны өйрәнү мәсьәләләре кызыксындырды. Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Л.Р. Надыршина, сорауларга җавап биреп, әлеге томлыкның үзенчәлекләрен, нигез принципларын, яңалыгын төрле яклап ачтылар, аның алдагы тикшеренүләр өчен нигез булуын билгеләп үттеләр. Әңгәмә барышында милләт язмышы мәсьәләсе бу чор әдәбиятының бөтен асылын биләп алуы, шуңа бәйле үткән тарихка, традицияләргә, тел сакланышына, милләтнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә кагылышлы күпсанлы проблемаларның киң планда яктыртылуына китерүгә аерым тукталынды.
   7 нче томда тикшерелгән чор әдәбиятының үзенчәлекләре дә журналистларда зур кызыксыну уятты. Аерым алганда, әдәбиятның публицистик эчтәлек белән баюы; ХХ йөз башы әдәбияты белән аваздашлык; дөнья сурәте үзгәреп, әсәрләрдә буталчык дөньяда адашып калып, барыр юлын ачык белмәгән герой урын алу; әдәбиятның модернистик сурәтлелек алымнарына баюы, аның эчтәлеккә үтеп керүе; массачыл әдәбият үрнәкләре арту, еш кына бер әсәр кысаларында төрле стильләр урын алу һ.б. күрсәтелде.

Возврат к списку