Весенние юбиляры-тат

Весенние юбиляры-тат 08.06.2020
    Үзизоляция режимы тәмамлангач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында апрель-май айларында гомер бәйрәмнәрен билгеләп үткән галимнәр – Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Азат Марс улы Ахуновны, текстология бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Эльмера Мәхмүт кызы Галимҗанованы, лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Илһамия Исламетдин кызы Сабитованы тәбрикләү тантанасы үткәрелде, юбилярларга Татарстан Фәннәр академиясе президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
    Хөрмәтле хезмәттәшләребезне ихлас күңелдән юбилейлары белән тәбрик итәбез, иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!

Возврат к списку