Книги отдела литературоведения

Книги отдела литературоведения 23.06.2020
    Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, татар әдәбияты тарихы һәм теориясе юнәлешендәге гомуми проблемалар кысасында, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр өстендә актив эш алып барыла. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, галимнәрнең берничә монографиясе дөнья күрде. 
    Бүлек алдында торган җитди бурычларның берсе – 2014 – 2020 елларда «Татар әдәбияты тарихы»ның 8 томлыгын эшләп чыгару. 2019 елда аның 7 нче томы дөнья күрде. Әлеге том 1986 – 2000 еллар татар әдәбияты тарихын үз эченә ала. Бу чорда икътисади, иҗтимагый, мәдәни тормыштагы үзгәрешләр тәэсирендә татар әдәбияты үз үсешендә яңа этапка керә. Милләт язмышы мәсьәләсе сүз сәнгатенең бөтен асылын биләп ала. Бу исә үткән тарихка, традицияләргә, тел сакланышына, милләтнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә кагылышлы күпсанлы проблемаларның киң планда яктыртылуына китерә. Шуңа бәйле монографик хезмәттә чор әдәбиятының төп үзенчәлекләре ачыклана. Әдәби процессның нигезен тәшкил иткән проза, поэзия, драматургия, әдәби тәнкыйть, балалар әдәбияты кебек тармакларга күзәтү ясалып, әйдәп баручы әдипләрнең иҗат портретлары бирелә.  
    Хәзерге вакытта бүлек хезмәткәрләре «Татар әдәбияты тарихы»ның 8 нче томы буенча эш алып баралар. 
   Әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М.Закирҗановның «Татар әдәбият белеме: традицияләр һәм үсеш тенденцияләре (ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башы)» монографиясендә татар әдәбият белеменең фәнни-теоретик һәм методологик нигезләре, аның торышы һәм үсеш перспективалары билгеләнә. Әдәбият фәненә караган мөһим төшенчәләрне аңлау һәм бәяләүнең үсеш-үзгәреше ачыклана. Әдәбият тарихын өйрәнүнең нигез принциплары, төрле чорлар арасындагы күчемле бәйләнеш мәсьәләләре, әдәби тәнкыйть өлкәсендә барган эзләнүләр тикшереп бәяләнә. 
    Бүлектә эшләнгән фәнни хезмәтләрнең тагын берсе – Л.Р.Надыршинаның «Әдәби иҗат системасы буларак ХХ йөз башы татар поэмасы». Китапта узган гасырның унынчы елларында дөнья күргән лиро-эпик әсәрләр әдәби агымнарга мөнәсәбәтле төркемләнә, һәм әдәби иҗат системасы буларак, фәлсәфи-эстетик ноктадан анализлана. Татар лиро-эпикасының бу дәвердәге үсеш тенденцияләре, типологиясе, идея-проблематикасы, композицион үзенчәлекләре барлана, аерым әсәрләрне өйрәнү аша, татар әдәбияты тарихының билгеләнгән этабында традицияләрнең саклануы һәм мәйданга килгән яңалыклар күзәтелә. Хезмәт әдәбият белгечләренә, укытучыларга, студентларга, шулай ук татар әдәбияты тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә. 
   Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнеп дөнья күргән башка монографияләр белән таныштыруны дәвам итәрбез.

Возврат к списку