Соотечественники-тат

Соотечественники-тат 03.07.2020
   Атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Зөфәр Зәйни улы Рәмиев 50 елдан артык гомерен татар әдәбиятын өйрәнүгә багышлаган. Кулъязма һәм язма әсәрләрне өйрәнеп, хезмәттәшләре белән бергә, ул бай мирасыбызны халыкка кайтару өстендә эшли - бу, һичшиксез, галимнең шәхесенә карата соклану һәм хөрмәт уята.
   ТНВ каналында чыгып килүче «Ватандашлар» программасының чираттагы чыгарылышларыннан берсе Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Рәмиев Зөфәр Зәйни улының тормышы һәм фәнни эшчәнлегенә багышланган.
   Тапшыру эфирга 2020 елның 9 июлендә чыгачак. Башлана 11 сәгатьтә.

Возврат к списку