Закирзянов Габидуллина тат
20.07.2020
Күптән түгел Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов һәм Казан федераль университетының Алабуга институты доценты, филология фәннәре кандидаты Ф.И. Габидуллинаның “Татар прозасында әдәби-эстетик эзләнүләр (ХХ гасырның икенче яртысы)” китабы дөнья күрде.
Монографиядә ХХ гасырның икенче яртысы татар прозасы үсешендәге төп тенденцияләр, тема-проблемалар төрлелеге, әдәби-эстетик эзләнүләр тикшерелә. Авторларның игътибар үзәгендә әлеге төргә караган сәнгати табышларны билгеләгән язучылар, аларның әсәрләре булып, традицияләр дәвамчанлыгы аша җитди яңачалыкка килү юллары, сурәтләүдәге табышлары, рухи тормышыбыздагы урыннары билгеләнә.
Авторлар тарафыннан әлеге чор татар прозасы үсешендә өч этап аерып чыгарыла һәм һәрберсенә хас социаль-мәдәни һәм сәнгати үзенчәлекләр күрсәтелә. Әдәбиятның үсеш-үзгәреше традицияләр дәвамчанлыгы һәм шуларга нисбәтле яңачалыклар, эзләнүләр белән характерлана. Хезмәттә һәр этапка хас тенденцияләрне чагылдырган әдипләр иҗатына яисә аерым әсәрләренә бәя бирелә, аларның әдәбият тарихына керткән өлеше ассызыклана. Әгәр сугыштан соңгы татар прозасында башланган үзгәрешләр Р.Төхфәтуллин иҗаты аша ачылса, 1960 еллардан соңгы әдәбиятта заман рухы чагылышы А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, Г.Ахунов, М.Юныс, М.Мәһдиев, М.Хәбибуллин әсәрләренә нисбәтле билгеләнә. Ә инде ХХ гасыр ахырында проза төрендәге эзләнүләрне ачыклау максатында, М.Хәсәнов, Ф.Яруллин, Р.Батулла, Р.Мөхәммәдиев, Т.Галиуллин, В.Имамов, З.Хөснияр кебек әдипләрнең повесть-романнары тикшереп бәяләнә.
Хезмәт филологларга, укытучыларга, студентларга һәм татар әдәбияты белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.