московские казанцы тат

московские казанцы тат 22.07.2020
“Мәскәү казанлылары”
    Шушы исемдәге проект кысаларында “Хәзинә” Милли сәнгать галереясы залларында Дмитрий Жилов, Дмитрий Красильников һәм Дмитрий Мощевитинның күргәзмәләре оештырылган иде. Соңрак, Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хезмәттәшлеге нәтиҗәсе буларак, рәссамнарның каталоглары да басылып чыкты.
    Проектның исеменнән күренгәнчә, әлеге альбомнар һөнәри үсешләрен Казанда башлаган, ә төп иҗади тормышлары Мәскәүдә узган рәссамнарның иҗатын күрсәтә. Осталарның һәрберсе илебезнең сынлы сәнгатенә зур өлеш керткән. Д. С. Жилов, мәсәлән, 1930 – 1950 елларда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә эшләгән: павильоннар һәм парклар өчен берничә скульптура булдырган, сугыштан соңгы елларда бакча-парк скульптурасын торгызуда һәм төзекләндерүдә катнашкан. Совет чорындагы беренче профессиональ татар рәссамнарыннан булган Д. Н.Красильников – милли китап һәм газета-журнал графикасы осталарының берсе,1920 елның икенче яртысы – 1930 еллар башында Казанда һәм Мәскәүдә чыгып килүче татар нәшриятлары белән актив хезмәттәшлек иткән. Д.П. Мощевитин, 1920 елларда Мәскәүдә яшь актив графикларның күренекле вәкиле буларак, башкала журналларында һәм китап нәшриятларында иллюстратор вазифаларын башкарган. Идея авторы һәм күргәзмәләрнең кураторы, каталогларның автор-төзүчесе – сәнгать белеме кандидаты, ТӘһСИнең әйдәп баручы, Дәүләт сынлы сәнгать музееның өлкән фәнни хезмәткәре О.Л. Улемнова. Каталоглар һәм күргәзмәләрне әзерләүдә рәссамнарның кызлары – М.Д. Бернацкая (Жилова), Л.Д. Красильникова, Н. Д. Мощевитина да актив катнашкан, алар шәхси архивларыннан рәссамнарга кагылышлы документлар һәм әсәрләр биргән, әтиләре турында истәлекләр язган. Каталоглар өстендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре Д.Д. Хисамова һәм С. Е. Новикова эшләгән. Күргәзмәләрне һәм каталогларны бизәү А.Б. Шляпкин тарафыннан башкарылган. Макетларны А.И. Камалова әзерләгән.

Возврат к списку