Научно-педагогические взгляды Абдуллы Авлони тат

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Марс улы Ахунов «Габдулла Авлониның фәнни-педагогик карашлары» халыкара онлайн-конференциясендә катнашты.
Әлеге халыкара форум 10 июльдә узды һәм Үзбәкстан, Россия, Белоруссия, Казахстан, Төркия һәм башка илләрдән 50гә якын катнашучыны җыйды. Конференциядә бөек үзбәк язучысы һәм мәгърифәтчесе Габдулла Авлониның тормышы, фәнни-иҗади мирасы, милләтне агартуда роле, яшь буынны тәрбияләүдә язучының фәнни мирасын куллану перспективалары кебек әһәмиятле мәсьәләләр каралды.
А.М. Ахунов «Төркестанда татар мәгърифәтчеләре: аларның мәгариф, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге эшчәнлеге» исемле доклад белән чыгыш ясады. Анда ул Үзбәкстанда профессиональ театр сәнгатен торгызуда татар зыялыларының ролен һәм аларның А.Авлониның драматург буларак формалашуга тәэсирен билгеләп үтте.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну уятты, соңрак ул үзбәк телевидениесендә дә күрсәтелде.