Аспирантура ияли тат

Аспирантура ияли тат 27.07.2020    30 июльдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасына документлар кабул итү башлана. 
   Аспирантура – югары белем бирүнең өченче дәрәҗәсе һәм югары белем бирү базасында (белгеч яки магистр дәрәҗәсе) фәнни-педагогик кадрлар әзерләүнең төп формасы. Бүгенге көндә аспирантурада кадрлар әзерләүнең дүрт юнәлеше тәкъдим ителә: «Тел белеме һәм әдәбият белеме» («Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле)»; «Тел белеме һәм әдәбият белеме» («Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты»)»; «Тел белеме һәм әдәбият белеме» («Фольклористика») һәм «Сәнгать белеме» («Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать һәм архитектура»). 
    Гражданнарны аспирантурага кабул итү конкурс нигезендә махсус дисциплина һәм чит тел (инглиз теле) буенча керү сынаулары нәтиҗәләре нигезендә башкарыла. Уку тәмамлангач, аспирантларга «Тикшеренүче. Укытучы-тикшеренүче» квалификациясе бирү турында диплом тапшырыла. 
    Гаризалар кабул итү август ахырына кадәр ТР Фәннәр академиясенең аспирантура бүлегендә (каб. 405) дәвам итә. Керү имтиханнары 2020 елның 10–21 сентябрендә узачак, кабул итү 1 октябрьдән башкарыла. 
    Гариза биргәндә тапшырырга кирәк булган документлар исемлеге белән http://www.antat.ru/ru/activity/obrazovatelnaya-deyatelnost/aspirantura/ сайтында танышырга мөмкин. 
    Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-78-78 (дүшәмбе – җомга, 8.00–17:00 (төшке аш: 12.00-13.00). 
    Адрес: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бауман ур., 20 нче йорт, каб. 405 («Кремль» метро станциясе). 
    E-mail: aspirantura-anrt@mail.ru.

Возврат к списку