Электронный фонд тат

28.07.2020
Сүзлекләрнең электрон фонды  
    Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында ел саен дистәләгән хезмәт әзерләнә, аларның күбесе китап булып та чыгып бара. Әмма чикләнгән тиражлы басмаларның укучыга кәгазь форматта барып ирешүе һәрвакыт мөмкин түгел. Киң катлау кулланучы өчен төзелгән сүзлекләргә бу бигрәк тә кагыла. 
   Бу ихтыяҗны күпмедер дәрәҗәдә канәгатьләндерү һәм кулланучыга киңрәк мөмкинлекләр ачу максаты белән “Сүзлекләрнең электрон фонды” булдырылды. Фондка институтта төзелеп килгән һәрбер лексикографик чыганак урнаштырыла бара. Бер яктан, бу соңгы елларда чыккан иң яңа сүзлекләрне бер урынга туплау булса, икенче яктан, андагы материал кызыксындыра торган сүзнең төрле чыганакларда бирелешен күзәтергә, аның язылышын, әйтелешен, мәгънәләрен, килеп чыгышын, тәрҗемәләрен һ.б.ны күрергә мөмкинлек бирә. 
    Гомумән алганда, фондка елына дүрт-биш берәмлек сүзлек урнаштырыла. Агымдагы елның беренче яртысында А.Ә. Тимерханов белән Г.Р. Сафиуллина авторлыгындагы кирилл һәм латин графикасында ике китап булып чыккан “Татарча-инглизчә, инглизчә-татарча сүзлек” кертелгән булса, ел ахырына кадәр тагын ике берәмлек – “Татар теленең орфоэпик сүзлеге” белән “Татар теленең кыенлыклар сүзлеге”н урнаштыру планлаштырылган. Киләчәктә аны яңа сүзлекләр белән генә түгел, элегрәк дөнья күргән, татар лексикографиясе тарыхында әһәмиятле урын алып торган башка сүзлекләр белән дә тулыландыру каралган. Бүгенгә исә анда 40 чыганак урнаштырылган.  
   Фонд Фәннәр академиясе сайтының ТАТZET платформасында http://suzlek.antat.ru/index.php адресы буенча урын алган. Керү телләре буларак, татар, рус һәм инглиз телләрен куллану мөмкинлеге бар.

Возврат к списку