тамга тат

14.08.2020
   Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире, драматургия белгече Әлфәт Закирҗанов һәм сәнгать белеме докторы, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, татар театры сценографиясе өлкәсендәге әйдәп баручы белгеч Рауза Солтанова – экспертлар сыйфатында Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының II «TAMGA» режиссерлык лабораториясе эскизларын күрсәтүдә катнаштылар. 
   Тамашачылар, тәнкыйтьчеләр һәм журналистлар игътибарына балалар-яшүсмерләр аудиториясе өчен спектакльләр куючы режиссерлар – Казаннан Регина Саттарова «Кисекбаш» (Г. Тукайның «Кисекбаш, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәре нигезендә), Томскидан Павел Зобнин (татар халык әкияте «Падишах һәм Алтынчәч»), Мәскәүдән Марфа Горвиц (татар халык әкияте «Камыр батыр»), шулай ук Кариев театры режиссеры Эльдар Гатауллиннарның («Бүре башлы кыз») сәхнә эскизлары тәкъдим ителде. 
  «TAMGA» режиссерлык лабораториясе – Кариев театрының уникаль проекты. Ул стереотипларны җиңүгә һәм гадәти темалар кысаларыннан чыгып иҗат итүгә юнәлдерелгән. Берничә көн дәвамында илебезнең төрле төбәкләреннән чакырылган яшь режиссерлар актерлар белән берлектә театр эскизлары әзерлиләр, соңыннан, тәнкыйтьчеләр һәм журналистлар чакырып, аларны күрсәтәләр. Иң яхшы эскизлар киләчәктә театр репертуарына кертеләчәк. 
   Быелгы лаборатория – исәп буенча икенче, беренче тапкыр ул 2019 елда үткәрелгән иде. 
 Кариев театрының режиссерлык лабораториясе турында тулырак түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tat.karievteatr.ru/projects/tamga .

Возврат к списку