Заседание ХЭС-тат

Заседание ХЭС-тат 16.09.2020
   3 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Халык сәнгать һөнәрләре буенча республика Сәнгать-эксперт советы утырышы узды. Анда советның яңа составы расланды.
  Совет тәкъдим ителгән эшләнмәләрне халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре категориясенә кертү, шулай ук республика территориясендә аларны җитештерү белән шөгыльләнүче оешмаларның эшчәнлеген координацияләү максатында төзелде. Аның составына сәнгать белгечләре, этнографлар, музей хезмәткәрләре, мәдәният оешмалары вәкилләре һәм вазифалары милли-мәдәни мирасны саклау белән бәйле башка хезмәткәрләр кертелде.
   Сәнгать-эксперт советының яңа составына сәнгать фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова, сәнгать фәннәре кандидаты, шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляевалар да керде. Утырышта Р.Р. Солтанова республикада халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләренең бүгенге торышы һәм аны яхшырту буенча беренчел чаралар турында чыгыш ясады.

Возврат к списку