Лексикография бүлеге

Лексикография бүлеге

1939 елда ТӘһСИ каршында үз эченә лексикографлар төркемен дә алган тел бүлеге ачыла. Аны бу өлкәдә зур белгеч Риза Газизов җитәкли. 1958 елда лексикографлар төркеме лексикография секторына үзгәртелә. 1963 елда сектор тел секторы составында эшче тематик төркем дәрәҗәсенә калдырыла. Ул вакытта, 1961 елдан башлап 1986 елга кадәр, бүлеккә Л. Т. Мәхмүтова җитәкчелек итә. 1989 елда лексикографлар төркеме яңадан оештырыла һәм лексикография секторына, 1991 елдан исә мөстәкыйль лексикология һәм лексикография бүлегенә үзгәртелгән. 1991–2004 елларда бүлек мөдире – профессор Ф. А. Ганиев. 2006 елда институтта структур үзгәрешләр уздырылу сәбәпле, бүлек яңадан лексикография бүлегенә үзгәртелә. 2007 елда бүлек мөдире булып Ф. И. Таһирова хезмәт куя. 2007 ел ахырыннан 2019 ел башына кадәр бүлеккә А. Ә. Тимерханов җитәкчелек итә. 2019 ел башыннан бүлекне Р. Т. Сәфәров җитәкли.

Институт оешу тарихыннан башлап бүлек хезмәткәрләре тарафыннан татар теленең бик күп сүзлекләре төзелеп бастырылган. Алар бүген дә мөһим лексикографик чыганаклар булып кала бирә. 1950 елда тулы типтагы беренче «Татарча-русча сүзлек» басылып чыга. 1955–1959 елларда лексикографлар коллективы тырышлыгы белән 4 томлы фундаменталь «Русча-татарча сүзлек» төзелә. 1966 елда Мәскәүдә капиталь «Татарча-русча сүзлек» басылып чыга. 1971 елда авторлар коллективы 50 меңгә якын сүздән торган «Русча-татарча сүзлек» бастыра. 1984–1985 елларда шундый ук типтагы ике телле яңа сүзлек төзелә. 3 томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» 1977–1981 елларда дөнья күрә. Узган гасырның 80–90 нчы елларында тел белгечләренең лексикографлар төркеме 50 меңнән артык сүзне һәм 7 мең фразеологик берәмлекне ъз эченщ алган ике томлы «Татарча-русча сүзлек» төзү белән мәшгуль була. Сүзлек 2007 елда дөнья күрә. 2005 елда татар теленең бер томлы аңлатмалы сүзлеген төзү эше уңышлы тәмамлана. 2015 елда Р. Г. Әхмәтьяновның фундаменталь хезмәте – 2 томлы «Татар теленең этимологик сүзлеге» дөнья күрә.

Соңгы елларда хезмәткәрләрнең төп тырышлыгы 70 мең сүзне үз эченә алган 6 томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүгә юнәлтелгән иде. Бу фундаменталь хезмәт, ул башка белешмәлекләрдән күләме, сүз саны белән генә түгел, ә бай эчтәлеге, сүзлек материалының структур оешмасы белән дә аерылып тора. Сүзленең алты томы да нәшер ителде. Хәзер аның икенче басмасы әзерләнә.

2014 елдан Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында татар теленең яңа сүзлекләрен эшләү һәм бастырып чыгаруга бәйле зур максатчан эш алып барыла. Яңа буын ике телле терминологик сүзлекләр, милли-чит тел, чит тел-милли һәм башка төр сүзлекләр төзү планлаштырыла. Татар теленең язылыш һәм әйтелеш нормаларын ныгыту өчен орфографик һәм орфоэпик сүзлекләр эшләүгә аерым игътибар биреләчәк. Лексикографик практикага компьютер технологияләрен кертү алдагы көн тәртибе мәсьәләләренең иң әһәмиятлеләре сафындат тора. Бу милли лексикографияне динамик яктан үстерү, төрле типтагы күләмлерәк электрон лексиконнар, интерактив уку-укыту сүзлекләре һәм башка фәнни продукция әзерләү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыра. Бүген кулланучылар игътибарына дәүләт программасы кысаларында булдырылган «Сүзлекләрнең электрон фонды» эшләп килә. Онлайн режимда кулланып булган бу ресурс даими тулыландырылып торачак (http://suzlek.antat.ru/index.php).


Бүлек җитәкчесе

Сәфәров Ринат Таһир улы

Хезмәкәрләр

Галимова Ольга Николаевна

Сабитова Илһамия Исламетдин кызы

Сафина Эльвира Ирфат кызы

Таһирова Фәридә Инсан кызы