Нәшрият бүлеге

    Мәгълүмати технологияләр нык үскән заманда ТР ФАнең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да бу процесска актив кушылды. 1993 елда гуманитар тикшеренүләрне компьютерлаштыру бүлеге төзелде (ул 1997 елда – Фәнни нәшрият бүлеге, ә 2018 елда Китапларны басмага әзерләү бүлеге дип үзгәртелде). Хәзерге вакытта бүлек Д.Р. Галиуллина җитәкчелегендә Институт галимнәренең хезмәтләрен һәм фәнни конференцияләр материаллары җыентыкларын басмага әзерләү белән шөгыльләнә. Биредә текстлар җыела, редакцияләнә, биткә салына, корректуралар укыла, оригинал-макетлар әзерләнә, бөтен басма продукциянең бизәлеше эшләнә. Иң яңа җиһазлар, заманча программа чаралары фәнни монографияләрне, җыентык һәм сүзлекләрне, нинди телдә һәм графикада булуларына карамастан,  тиешле дәрәҗәдә әзерләргә мөмкинлек бирә.
    26 ел эчендә бүлек тел, әдәбият, сәнгать, тарих, халык иҗаты кебек төрле тармакларга караган меңнән артык китап һәм монографияне әзерләп басмага тапшырды.
    2014 елдан «Фәнни Татарстан» журналын басмага әзерләү эше дә бүлеккә йөкләнде. Журналның тулы текстлы версиясе оператив рәвештә сайтта  (http://ft.antat.ru/) һәм РИНЦ системасында урнаштырыла.
   Институт сайтын (http://www.antat.ru/ru/iyli/) алып баруга, аны тулыландырып торуга, төп вакыйгалар һәм үткәрелгән чаралар турында социаль челтәрләрендә мәгълүмат-хәбәрләр урнаштыруга, конференцияләргә һәм семинарларга  видеопрезентацияләр әзерләүгә зур игътибар бирелә.

   Бүлек җитәкчесе

   Галиуллина Диана-Мария Рәшид кызы
  

    Хезмәткәрләр

   Абдуллина Нурия Тимергали кызы

   Бәдртдинова Алсу Әнис кызы

   Волков Сергей Анатольевич

   Дәүләтова Алсу Әхмәдулла кызы

   Шәрифуллина Ләйсән Гайсә кызы