Медицина һәм биология фәннәре бүлеге

МЕДИЦИНА ҺӘМ БИОЛОГИЯ ФӘННӘРЕ БҮЛЕГЕ


Бүлекне  җитәкли

ТР ФА нең мөхбир әгъза Ризванов Альберт Анатольевич.

Бүлек составында эшлиләр:
 Хакыйкый әгъзалар 
       Абдрахманов Расим Миндрахман улы,
       Гайнетдинова Динә Дамир кызы,
       Галәвич Альберт Сәрвәр улы,
       Гәрәев Рамил Суфиәхмәт улы,
       Игнатьев Игорь Михайлович,
       Ильинская Ольга Николаевна,
       Киясов Андрей Павлович,
       Михайлов Марс Константинович,
       Созинов Алексей Станиславович,
       Суфианов Альберт Әкрәм улы,
       Тарчевский Игорь Анатольевич,
       Хәйруллин Рөстәм Наил улы
 Мөхбир-әгъзалар 
       Бойчук Сергей Васильевич,
       Ваһапова Гөлнар Рифат кызы,
       Гатауллин Илгиз Габдулла улы,
       Гафаров Хәйдәр Зәйнулла улы,
       Латыйпова Венера Зиннәт кызы,
       Мальцев Станислав Викторович,
       Мингазова Эльмира Нурислам кызы,
       Низамов Илдус Галириза улы
 Шәрәфле әгъзалар 
       Акчурин Ренат Сөләйман улы ,
       Жданов Ренад Ибраһим улы
 Чит илләрдән әгъзалар 
       Танзи Элизабет,
       Хелльбрюгге Теодор,
       Хогерзайл Ганс В.


Бүлек карамагында “Тергезә-сәламәтләндерә торган травматология и ортопедия” фәнни-тикшеренү үзәге бар. Үзәкнең төп максаты – медицина фәннәренең травматология һәм ортопедия кебек мөһим тармакларын һәрьяклап үстерү, ортопедотравматология ярдәме күрсәтү һәм имгәнүләрне кисәтү мәсьәләрен оештыру буенча клиник һәм эксперименталь–лаборатор тикшеренүләр үткәрү, имгәнүләр һәм терәк-хәрәкәт системасы авырулары өчен диагностика һәм дәвалау методларын эшләү.

Бүлекчә составына кергән Табигать системалары экологиясе институтына Татарстанның табигать системаларын саклау һәм төбәктә файдалануны фәнни тәэмин итү буенча баш оешма статусы бирелде.

“Татарстан Экология Атласы” һәм кайбер оригинал карталарның төзелеше һәм макеты әзерләнде. “ТР Кызыл китабы”, “Татарстанның махсус саклана торган табигать территорияләренең дәүләт реестры” (ТР Экология һәм табигый ресурлар министрлыгы белән берлектә) төзелде.

Фундаменталь һәм клиник медицина өлкәсендәге фәнни эшчәнлекнең төп юнәлешләре – кан авырулары, кардиология, балаларда нурланыш диагностикасы һәм нейрорентгенология, онкология, пластик хирургия, шулай ук – яңа даруларны өйрәнү-тикшерү һәм кулланышка кертү, аяк-кул буыннарын эндопротезлау, умыртка баганасы имгәнүләре һәм ортопедик авырулары, экология, гаиләне, аналар һәм балаларны саклау, эндокринология, сәламәтлек саклауны оештыру, авырулар санын, вакытлыча һәм дәвамлы хезмәткә яраксызлыкны, инвалидлыкны киметү, диагностика һәм дәвалауның сыйфатын яхшырту – бу проблемалар галим-табибларның һәрчак игътибар үзәгендә.

Биосинтез һәм ферментларның функционерлашуның молекуляр механизмнары, шулай ук бактериаль ферментлар алу максаты белән геннар инженериясе проблемалары өлкәсендә җитди тикшеренүләр дәвам итә. Бүлекчәдә физиологик-биохимик процессларны оптимальләштерү нигезендә авыл хуҗалыгы үсемлекләренең нәтиҗәлелеген күтәрү, экологик карталаштыру кебек темалар буенча да эш алып барыла. Микоплаз һәм үсемлекләрнең үзара метаболик бәйләнешенә багышланган тикшеренүләр үтә. Янтарь кислотасын куллану буенча киң масштаблы җитештерү экспериментлары уздырылды.

Бүлек әгъзаларның дистәләгән монографияләре, йөзләгән мәкаләләре үзебездә һәм чит ил матбугатында дөнья күрде. Бүлекчә галимнәре ТР ФА Президиумы һәм бүлекчәләре каршындагы фәнни Советларның эшендә актив катнаша.

Бүлек фәнни тикшеренүләргә 400гә якын фәнни хезмәткәрне һәм төрле өлкәдәге белгечләрне җәлеп итеп, беләштерүче ролен үти. Галимнәр һәм алар идарә итүче коллективлар чит илләрнең фәнни үзәкләре белән элемтәләрен даими ныгыталар.