Яңалыклар

Татар белеме һәм Гаяз Исхакый
24.04.2023
 24 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышланган «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән Халыкара фәнни-гамәли семинар үз эшен башлады. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы...
Гаяз Исхакый китапларын тәкъдим итү чарасы
19.04.2023
      2023 елның 24 апрелендә 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә (Казан ш., Бауман урамы, 20 йорт) татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның  яңа китапларын тәкъдим итү чарасы була.
«Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар
19.04.2023
      2023 елның 24-25 апрелендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар үткәрелә.
«Фәнни Татарстан»  журналының 2023 елгы беренче саны дөнья күрде
17.04.2023
      «Фәнни Татарстан» журналының 2023 елдагы беренче саны дөнья күрде. Гадәттәгечә, анда укучы игътибарына тел, әдәбият белеме, фольклористика, сәнгать белеме кебек өлкәләрдә тикшеренүләр тәкъдим ителә.
 «Мәгърифәт йолдызлыгы»  халыкара фәнни-гамәли конференциясе
17.04.2023
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре –лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров һәм чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов 14 апрельдә жюри әгъзасы сыйфатында «Мәгърифәт йолдызлыгы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты.
«Бахрушин укулары – 2023»
15.04.2023
    Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре - Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Рифкать кызы Солтанова һәм шул ук үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Николаевна Шевченко 12-13 апрельдә А.Н. Островскийның тууына 200 ел тулуга багышланган «Бахрушин укулары – 2023» Халыкара фәнни конференциясендә катнаштылар....
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры  К.М. Миңнуллин белән әңгәмә
15.04.2023
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы К.М.Миңнуллин «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтованың татар гуманитар фәненең бүгенге торышы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлегенә бәйле сорауларына җавап бирде.
«Салават күпере» һәм «Сабантуй»  журналлары  укучылары белән очрашу
13.04.2023
     10 апрель көнне ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары оештырган «Ихлас» мультимедиа мәктәбенең «Мин журналист булам» проектында катнашып, әлеге журналларның күпсанлы укучылары белән «Әдәби-публицистик...
Заман театрында – сәнгать синтезы
10.04.2023
     ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко 6 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетында «Заман театрында сәнгать синтезы» дигән лекция белән чыгыш ясады.
 Тукай премиясе – 2023
06.04.2023
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова 4 апрельдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты.
Татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл
04.04.2023
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Россия ислам институты татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы тарафыннан «Татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» темасына ел саен үткәрелә торган түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар.
Мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрне тормышка ашыруда мәктәп һәм югары уку йортының үзара бәйләнешенә багышланган   фәнни-гамәли конференция
03.04.2023
     29 мартта Казан шәһәре Совет районының 90 нчы гимназиясе базасында «Мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрне тормышка ашыруда мәктәп һәм югары уку йортының үзара бәйләнеше: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының...

Pages: Prev. 1 ... 21 22 23 24 25 ... 57 Next