Яңалыклар

27.04.2018
Тукай Энциклопедиясен Мәскәү шәһәрендә тәкъдим итү
Бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көне уңае белән 26 апрельдә Мәскәү шәһәренең Татар Мәдәни үзәгендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан эшләнеп дөнья күргән Г.Тукай Энциклопедиясен тәкъдим итү чарасы үткәрелде.

27.04.2018
26 апрельдә Мәскәү шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К.М.Миңнуллин Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты җитәкчесе А.А.Кибрик белән һәм институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре белән очрашты. Әлеге эшлекле очрашуда хәзерге тел белеменең ак...

19.04.2018
2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Академик томнарны фәнни-текстологик әзерләү һәм бастырып чыгару мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл оештырылды.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбияты классикларының һәм...

27.03.2018
“Татар-информ”да Г.Ибраһимов исемендәге институт галимнәре халык иҗатын өйрәнү буенча экспедицияләр хакында сөйләште. (Казан, 27 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова).
Г.Ибраһимов исемендәге институтның беренче фольклор экспедициясе 1940 елда, 78 ел элек оештырылган. 1940, 1945-1955 елларда Татарстанның барлык районнарында да халык ...

19.12.2017
14 декабрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия белән берлектә, Галимҗан Ибраһимовның 130 еллык юбилей елына нәтиҗә ясау максатыннан, “Татарстанның яңа тарихында Галимҗан Ибраһимов мирасы” дип аталган түгәрәк өстәл...

13.12.2017
2017 елның 11 декабрендә ТР Фәннәр академиясенең Кече залында ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге “Халык биюе һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм заман сулышы” дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды. Г.Х. Таһировның тууына 110 ел тулуга багышланган бу...