Яңалыклар

«Фәнни Татарстан» журналының чираттагы саны дөнъя күрде
13.01.2022
      «Фәнни Татарстан» журналының чираттагы саны (2021, № 4) бай эчтәлекле материаллары, аларга бәйле иллюстрацияләре, шулай ук ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгатъ институты тарафыннан узган елның соңгы аенда үткәрелгән чаралар турында сөйләүче фотографияләре белән үзенчәлекле. Традиция буенча, журналның даими укучылары анда...
Институтның яңа басмасы
12.01.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованың яңа китабы (Р.Р. Солтанова. Осталар мәктәбе: Казанда сценография өлкәсендә сәнгать белеме. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. - 280 б., ил.) Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде....
«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең тулыландырылган һәм төзәтелгән өченче томы чыкты
28.12.2021
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге хезмәткәрләре төзегән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең тулыландырылган һәм төзәтелгән өченче томы (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III том: К. – Тулыл. һәм төзәт. 2 нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр.,...
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция
28.12.2021
      Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов агымдагы елның 27 декаберендә Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исем. 2 нче номерлы татар гимназиясендә узган мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә жюри әгъзасы буларак катнашты һәм чыгыш ясады.
ТР Милли китапханәсендә ТӘҺСИнең яңа өчтомлыгы тәкъдим ителде
27.12.2021
      24 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның иҗат һәм тормыш хроникасына материаллар)» дип аталган яңа өчтомлыгы тәкъдим ителде.
«Күпмилләтле туку сәнгате» Халыкара симпозиумы
23.12.2021
      2021 елның 16-17 декабрь көннәрендә Казанның А.С. Пушкин исем. Мәдәният үзәгендә татар сәнгать белеменә нигез салучы Ф.Х. Вәлиевның (1921-1984) тууына 100 ел тулуга багышланган «Күпмилләтле туку сәнгате» Халыкара симпозиумы узды. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый...
 "Татар-информ"да узган пресс-конференция: ТӘҺСИнең яңа басмасы
22.12.2021
      22 декабрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар») өчтомлыгы нәшер ителүгә багышланган матбугат конференциясе узды.
Диссертацияләрен уңышлы яклаулары белән котлыйбыз!
22.12.2021
      ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Хәбибуллина Лениза Газинур кызын һәм гомуми лингвистика бүлеге мөдире Миңнуллин Бәхтияр Ким улын филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләрен уңышлы яклаулары белән котлыйбыз! 
...
"Татар гыйлеме" III Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе үз эшен тәмамлады
20.12.2021
      ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган «Татар гыйлеме» III Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе үз эшен тәмамлады. Чара 14-17 декабрь көннәрендә катнаш форматта узып, Татарстан һәм Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендәге фәнни һәм мәгариф оешмаларының яшь галимнәрен, аспирантларын...
Татар теле өлкәсендәге электрон проектлар
17.12.2021
      Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында катнашты һәм татар теле өлкәсендәге институтта тормышка ашырыла торган электрон проектлар турында ...
Институт проекты - Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе
17.12.2021
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында нәшер ителгән ««Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар» өчтомлыгы Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның «Ключевое слово» V Бөтенроссия иҗтимагый премиясе конкурсының...
Институт хезмәткәрләре М.Акмулланың 190 еллыгына  багышланган  конференциядә катнаштылар
17.12.2021
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм шушы ук бүлекнең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Венера Макарова «Мифтахетдин Акмулла һәм шул чорның тарихи мирасы – мөмкинлекләр һәм перспективалар» дип аталган Төбәкара фәнни конференциядә...

Pages: Prev. 1 ... 30 31 32 33 34 ... 52 Next