Яңалыклар

Чувашстанга экспедиция
31.05.2022
       2022 елның 30 маенда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Чуваш Республикасы территориясендә татарлар күпләп яши торган Батыр, Комсомольски һәм Шемурша районнарына комплекслы экспедициясе старт алды.
Россия этнография музеенда татар сәнгате
30.05.2022
       22-28 май көннәрендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре – сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова, сәнгать белеме кандидатлары Ольга Улемнова һәм Людмила Шкляева, Санкт-Петербург шәһәрендә командировкада булып, Россия этнография музее фондларында һәм экспозицияләрендә ...
«Ислам мәдәниятендә көйләп уку серләре» семинары
26.05.2022
      20-21 майда Казанда һәм Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Илаһи моң - 2022» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кысаларында чаралар узды. Шуларның берсендә – 20 майда Мәрҗани мәчетендә узган «Ислам мәдәниятендә көйләп уку серләре» дип аталган семинарда ТР ФА Г....
М. К. Аммосов исем. Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты галимнәре белән очрашу
25.05.2022
      24 майда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында М.К. Аммосов исем. Төньяк-Көнчыгыш федераль университетының «Арктиканың лингвистик экологиясе» Халыкара фәнни-тикшеренү лабораториясеннән (Якутск шәһәре) бер төркем галимнәр булып китте.
Пермьгә экспедиция
23.05.2022
      2022 елның 14-20 маенда «Татар халкының милли үзтәңгәллеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында Пермь краена оештырылган экспедиция барышында Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова тарафыннан татар йортларын бизәүнең төбәк, милли һәм җирле үзенчәлекләрен ачыклау буенча эш алып барылды....
Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре «Глобаль дөньяда әдәбият: поэтика, компаративистика, имагология. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә көлке»  дип аталган  конференциядә катнаштылар
17.05.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – сәнгать фәннәре докторы, сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова һәм филология фәннәре кандидаты, фәнни хезмәткәр Елена Шевченко 2022 елның 13-14 маенда Н.А. Добролюбов исем. Түбән Новгород дәүләт лингвистика университетының дөнья халыклары әдәбияты һәм мәдәниятара...
Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Узан улы Исхаков белән очрашу
16.05.2022
      13 май көнне ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Узан улы Исхаков белән очрашу булды.
Самарада Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында  өчтомлыкны тәкъдим итү
16.05.2022
      2022 елның 13 маенда Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» өчтомлыгы тәкъдим ителде.
«Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы»  китабын тәкъдим итү
16.05.2022
      Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чаралар кысаларында 2022 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күренекле этномузыколог, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйровның «Татар халкының туй җырлары....
Әдәбият һәм мәдәнияттә милли миф
11.05.2022
       Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать инстититуның Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Рифкать кызы Солтанова һәм үзәкнең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Елена Николаевна Шевченко әдәбият һәм мәдәнияттә милли мифларга багышланган VIII Халыкара конференция эшендә катнаштылар.
ТӘҺСИ сәнгатьчеләренең Уралга экспедициясе
11.05.2022
       2022 елның 22 апреленнән 4 маена кадәр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре - сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева татар йортларын бизәүнең төбәк, милли һәм җирле үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан ...
Институт вәкилләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган  матбугат конференциясендә катнашты
06.05.2022
      Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган чираттагы матбугат конференциясендә татар телендәге элмә такталар эчтәлегендә төгәллек булдыру буенча бәйге турында сүз барды – журналистларның күпсанлы сорауларына филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Татарстан...

Pages: Prev. 1 ... 24 25 26 27 28 ... 50 Next